enrutat
Баш бит / Өмет чаткысы кабынды
Өмет чаткысы кабынды

Өмет чаткысы кабынды

Чананы — җәен, арбаны кышын әзерлә, ди халык. Әле җәйнең уртасы гына булса да, без — Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Рәмзия Габбасова белән Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин — 2 июль көнне Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан 10, 12, 17, 55 нче мәктәпләрдә, 97 нче мәктәп каршында эшләүче Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда булып, киләсе уку елында татар телен укыту мөмкинлекләре белән кызыксынып кайттык.

Ижау Җәмигъ мәчетендәге очрашуда Фаиз хәзрәт, Исмәгыйль, Абдулла хәзрәтләр, Удмуртия Диния нәзарәте хакимияте җитәкчесенең урынбасары Фәнзил Гарипов, 97 нче мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев катнаштылар. Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда укучылар татар телен фән буларак өйрәнәләр. “Киләсе уку елында да әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез”, — диде Әхтәм Хәбибҗан улы. “Ижау­да Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия, әлеге лицей булу, кайбер мәктәпләрдә түгәрәкләрдә булса да татар телен өйрәнү яхшы. Ләкин безгә чын классик татар гимназиясе кирәк. Удмуртия татарлары моңа лаек. Милли оешмалар һәм Удмуртия Диния нәзарәте исеменнән Республика Башлыгына хатлар язып, мәсьәләне аңлатырга, яңа гимназия өчен җир бүлеп бирүне һәм яңа гимназия төзелешен федераль программага кертүне сорарга кирәк”, — дигән фикергә килдек.

17 нче мәктәптә безне мәктәп директоры Ольга Гыйльметдинова ачык йөз белән каршы алды. Мәктәптә төзекләндерү эшләре бара. Ишек алдында зур заманча стадион төзелә. Мин Мәсгуд ага Гаратуев тәкъдиме белән үземнең бирегә 1993 елда эшкә килүемне, өйдән-өйгә кереп, ата-аналар белән сөйләшеп, балаларын татар сыйныфына яздырырга күндереп йөргән елларны искә алдым. Әлеге мәктәптә ул вакыттагы директор Леонид Пономарев тырышлыгы белән республикадагы бөтен милли сыйныфларга үрнәк булырлык татар теле кабинеты ясап куелган иде. Аннан соң директорлар да, татар теле укытучылары да, заманалар да үзгәрде. Татар теленә каршы алып барылган көрәш бу мәктәпне дә читләп үтмәде. Тора-бара татар теле фән буларак бөтенләй укытылмый башлады. Берничә ел элек мәктәптә яшь укытучы Алсу Шәймөхәммәтова эшли башлагач, татар теле түгәрәген оештырды. Ольга Гыйльметдинова мәктәптә милли тәрбиягә зур игътибар бирелүен, әледән-әле милләтара дуслык бәйрәмнәре уздырулары турында сөйләде. Ата-аналар риза булган очракта татар сыйныфы ачуга да каршы булмавын белдерде. “Бары тик ата-аналарның теләге, баламның татар телен өйрәнүен телим дигән язмача гаризасы булуы шарт. Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксынуны җыр-биюләр, уеннар, гореф-гадәтләр аша уятырга мөмкин. Шуңа күрә дә киләсе уку елында да түгәрәк эшен дәвам итәчәкбез”, — диде ул.

10 нчы мәктәп директоры Фәнис Габдухан улы Габдулин белән очрашу да бик җылы үтте. Әлеге мәктәптә беренче тапкыр татар сыйныфы 1990 елда ачыла һәм шуннан бирле, башка мәктәпләрдә ябылуга карамас­тан, ел саен эзлек­ле рәвештә ачылып килә. Мәктәптә «Йолдыз» ансамбле эшли. Укучылар республикакүләм, регионара бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар. Бу, әлбәттә, татар теле укытучысы Фәридә Кашапованың тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Тик, узган елда ул лаеклы ялга киткәч, әлеге эзлек­лелек өзелү алдында калды. Ярый әле 6нчы гимназиядә эшләүче Рәсилә Габдрахманова эстафетаны кабул итеп алды һәм биредә татар телен фән буларак укытуны дәвам итү өчен бар тырышлыгын куйды (Без аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез). Фәнис Габдухан улының: “Киләсе уку елында да бу эшне дәвам итәчәкбез. Быел беренче сыйныфка татар телен өйрәнү белән кызыксынучы балалар да шактый язылды”, — дигән сүзләрен ишетеп сөендек. Бүгенге көндә биредә оештыручы булып эшләүче Гүзәл дә бу эшкә алынырга әзер булуын белдерде. Без, милли оешмалар, кулыбыздан килгәнчә ярдәм кулы сузарга әзер булуыбызны белдердек.

12 нче мәктәп директоры Оксана Ивановна сүзне озакка сузмыйча: “Хәзер элекке вакытлардагы кебек татар сыйныфлары ачуны кирәк дип санамыйм. Чөнки ата-аналар үзләре дә телне белмиләр. Балаларын мәктәпкә яздырганда, татар сыйныфына язылу турында сүз чыкса, “Мин үзем дә телне белмим. Дәресләрне ничек хәзерләрбез?” – диләр. Шуңа күрә дә без теләге булган балалар өчен эшне түгәрәкләрдә оештырабыз. Бу эшне Рәзинә Муса кызы бик кызыксынып, теләп алып бара. Балалар да аңа тартыла. Нәтиҗәләре дә күренә”, – диде. Әлбәттә, без Рәзинә Муса кызы алып барган эшләр белән таныш. Аның алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәгенә шигебез юк. Ләкин әлеге мәктәптә татар балаларының күп булуын исәпкә алганда, биредә татар сыйныфын ачып, туган телебезне фән буларак та өйрәнү мөмкинлеге бар. Бары тик ата-аналарның теләге һәм язмача мөрәҗәгате генә кирәк.

55 нче мәктәп директоры Наталья Лебедева: “Ата-аналарның теләге булса, түгәрәк оештырырга мөмкин», — диде. Мәктәптә 1990 нчы елларда татар сыйныфлары ачылып, күп еллар дәвамында анда бу эшне укытучы Рәмзилә Ганиева алып барган иде. Ләкин соңгы елларда биредә хәтта түгәрәкләр дә оештырыл­мады. Наталья Леонидовна яңа уку елында түгәрәк оештырырга мөмкинлек табарга, ә Рәмзилә Рахман кызы бу эшне үз кулына алырга ышандырдылар. Наталья Леонидовна шатлыклы хәбәр белән дә уртаклашты: мәктәп “төзекләндерү” программасына кертелгән. Киләсе елда аның тышкы ягы һәм түбәсе яңартылачак. “Мәктәпнең стенасындагы Илфат Закировка куелган мемориал тактаны да яңартырга кирәк иде”, — дигән тәкъдимне дә кире какмады ул. Шулай ук мәктәпкә Илфат Закиров исемен бирүгә дә каршы булмавын белдереп: “Мәктәпкә бу исем бирелгән булырга тиеш. Ләкин мин бернинди документ та тапмадым. Әгәр моны ачыклауда ярдәм итә алсагыз, мин бик шат булыр идем”, — диде. Без киләчәктә дә элемтәдә торырга, 1 сентябрьдә булачак Белем бәйрәмендә очрашырга сүз куешып саубуллаштык. Сер түгел, мәктәп директорлары белән без моңа кадәр дә әледән-әле очрашып тора идек. Кайберләренең: “Нишләп йөрисез инде сез?” – дигән карашларын тойган чаклар да булды. Ләкин бу юлы һәр мәктәп директорының ачык йөз белән кабул итүен, мәсьәләне хәл итү юлларын ничек тә табарга тырышуын күреп, әле барысы да югалмаган икән дигән уй, күңел түрендә өмет чаткысы кабынды. Димәк, мәктәпләрдә туган телебезне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Бары тик әти-әниләрнең теләге генә кирәк.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*