tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде
Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде

Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде

Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде. Аның җитәкчесе итеп Рөстәм Әхмәтчанов билгеләнде.

Оешманың төп юнәлеше – яшьләр белән эшләү. “АЮ”Татар яшьләре берлеге даими рәвештә семинарлар, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, кичәләр, конкурслар үткәрә. Ел саен иң актив яшьләр Казанда уза торган татар яшьләре форумнарына һәм көннәренә, Себер татар яшьләре фестиваленә җибәрелә.

Оешма вәкилләре ветераннар белән эшли, төпле чараларда катнаша. Менә берничә ел инде яшьләр үзәге активистлары тарафыннан апрель аенда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*