tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә “Музей телевидениесе” проектына йомгак ясыйлар
Омск шәһәрендә “Музей телевидениесе” проектына йомгак ясыйлар

Омск шәһәрендә “Музей телевидениесе” проектына йомгак ясыйлар

Омск шәһәренең Төбәк тарихы үзәк музеенда ел дәверендә узган “Музей телевидениесе” дип аталган проектны йомгаклау буенча матбугат конференциясе булып узды. Проект өчен җаваплы булган “Ветераннар һәм пенсионерлар Советы” оешмасы җәмәгатьчелеге бу кызыклы да, файдалы да эшне шәһәрне төзекләү һәм мәдәни яктан үстерү өчен каралган номинациядә отып алынган грант акчасына уздыралар.

Проектның авторы һәм тормышка ашыручысы Олег Аристархов бер ел эчендә эшләнгән эшләрен социаль челтәрләргә урнаштырып барды. Һәр видео-сюжет 3-5 минутлык кына булса да, күп нәрсәләрне сөйли алды.

Проектның төп нөсхәсе нәрсәдә, нинди максат куелган дигән сорауларга бүген тулысынча җавап алырга мөмкинлек туды. Компьютер, интернет хөкем сөргән заманда киләчәк буынга нәрсә тәкъдим итеп була, аларны илебезнең үткәне һәм тарихы белән ничек кызыксындырырга дигән борчулы сорауларга шул ук интернет аркылы социаль челтәрләрдә эшләү чарасын кулланырга дигән тәкъдим кертелгән булган.

Укучы балаларны кызыксындырыр өчен, аларга музейларда экспонатларны өйрәнеп, үзләренә үк экскурсовод ролендә булып карарга мөмкинлек бирелгән, аларның эшен видеороликлар ярдәмендә интернетка куеп барганнар. Бу алым яшьләрне кызыксындырмый калмады, әлбәттә. Үз эшен яхшы белгән Олег Аристархов яшьләр арасында кызыксыну уята белде, аның эшләре ярыйсы гына популярлашып китте.

Проектта Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү дә күздә тотылган булганлыктан, проектта катнашырга “Ак калфак” җитәкчесе Фагыйлә Алим кызы Чумаровага мәрәҗәгать ителгән иде. Фагыйлә ханым төп халык – себер татары буларак, үз халкының борынгы җырларын җырлап халыкка ишеттерә алды.
Рус мохитендә яшәүче себер татарларына өлкәдә хакимият ягыннан игътибар бик зурдан түгел. Мондый проектларга кертелү һәм анда катнашу – татарлар өчен үзләре турында искәреп, дөньяга аваз салырга мөмкинлек бирә.

Фагыйлә Чумарова

Омск шәһәре

 “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*