Омскида нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасы коллективы шәһәрнең үзәк китапханәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган әдәби чара уздырды. Газетаның баш мөхәррире Диана Единякова, аңа ярдәм итүчеләр – Гадел Җамалиев, Самира Ибраһимова, Ренат Җамалиев патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авыр язмышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Чара шигырь бәйгесе белән тәмамланды. Анда чыгыш ясаучылар артык күп булмады. Катнашучылар өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр иде. Ә шигырьләр бары тик татар телендә генә башкарылды. Якшәмбе мәктәбендә Муса Җәлил әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәргә дә бәя бирелде. Катнашучыларга сертификатлар һәм бүләклэр тапшырылды.
Розалия Сайганова