tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ОМСК татарлары: Муса Җәлилгә хөрмәтебез зур
ОМСК татарлары: Муса Җәлилгә хөрмәтебез зур

ОМСК татарлары: Муса Җәлилгә хөрмәтебез зур

Омскида нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасы коллективы шәһәрнең үзәк китапханәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган  әдәби чара уздырды. Газетаның баш мөхәррире Диана Единякова, аңа ярдәм итүчеләр – Гадел Җамалиев, Самира Ибраһимова, Ренат Җамалиев патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авыр язмышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Чарада катнашучылар кайбер истәлекләре, Муса Җәлил иҗаты белән бәйле булган мәктәп елларындагы хәтирәләрен яңартты. “Ак Калфак” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова, оешманың активисты Розалия Сайганова, “Умырзая” ансамбле җырчысы Җәмилә Юмадилова кичә барышында “Сагыну” җырын башкардылар, “Моабит” дәфтәреннән шигырьләр укыдылар.

Чара шигырь бәйгесе белән тәмамланды. Анда чыгыш ясаучылар артык күп булмады. Катнашучылар өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр иде. Ә шигырьләр бары тик татар телендә генә башкарылды. Якшәмбе мәктәбендә Муса Җәлил әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәргә дә бәя бирелде. Катнашучыларга сертификатлар һәм бүләклэр тапшырылды.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*