Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаевның Милли шура утырышында ясаган чыгышы:
“2018нче елдан башлап һәр елны гыйнвар һәм февраль айларында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге федераль округларда татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләренең җыеннарын үткәреп килә.
Сер түгел, баштарак мондый җыеннарның әһәмиятен күбебез аңлап та бетермәгәнбездер. Казанда төрле җыелыш-җыеннар әледән-әле узып тора, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре дә әлеге чараларда очрашып тора. Ләкин оешмаларның вәкилләре үзләренә күрше төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре белән танышуның, элемтәләр урнаштыруның, үзара тәҗрибә алмашуның, уңышлы проектларны өйрәнеп үзләрендә куллануның, уртак чаралар үткәрүнең әһәмиятен нәкъ тә менә шушы җыеннарда катнашып елдан-ел яхшырак аңлый башладылар. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, аның бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүендә дә файда бар. Оешмаларыбыз бер-берсе белән ярышкандай оештыра әлеге җыелышларның программасын.
Җыен көннәрен оешмаларның яки алар канаты астында эшләүче иҗат коллективларының юбилей даталарына туры китереп үткәрү, зур залларга халыкны җыеп тантаналы кичәләр уздыру да матур гадәткә әверелде.
Тагын шунысы игътибарга лаек, җыеннар алдыннан төбәкләрнең җитәкчеләренә хатлар языла, эш сәфәрләре барышында җыен узган төбәкнең иң югары даирәләрендә рәсми очрашулар үтә. Әлеге очрашуларда милли оешмаларыбызны борчыган сораулар уртага салып сөйләшелә, еллар буе чишелеш тапмаган мәсьәләләр хәл ителә.
Тугыз ел эчендә, җыеннар кысаларында 32 өлкә, край һәм республиканың Губернаторлары һәм Башлыклары белән, 56 субъектның Губернатор урынбасарлары, шәһәр, район башлыклары белән барлыгы 279 рәсми очрашу узган. Әйткәнемчә, болар бары тик Федераль округларда гыйнвар-февраль айларында узучы җыеннар вакытында булган рәсми очрашулар. Ел дәвамында үткәрелгән һәм халкыбызны борчыган сораулар уртага салып сөйләшенгән рәсми очрашулар соңгы 9 елда меңәрләгән саннар белән исәпләнә.
2018нче елдан башлап Федераль округлардагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җыеннары:
– Ерак Көнчыгышның Хабаровск, Южно-Сахалинск, Находка, Якутск, Комсомольск-на-Амуре, Чита, Петропавловск-Камчатский, Владивосток һәм Улан-Удэ шәһәрләрендә;
– Себер федераль округының Новосибирск, Томск, Прокопьевск, Омск, Барнаул, Кемерово һәм Красноярск шәһәрләрендә;
– Урал федераль округының Чиләбе, Екатеринбург, Нижневартовск, Төмән, Курган, Тубыл һәм Ханты-Мансийск шәһәрләрендә;
– Идел буе федераль округының Ульяновск, Йошкар-Ола, Ырынбур, Сарытау, Ижау, Пенза, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә һәм әлбәттә инде Уфа шәһәрендә;
– Үзәк федераль округның Мәскәү, Иваново, Кострома, Ярославль, Орехово-Зуево, Касыйм, Владимир һәм Тверь шәһәрләрендә;
– Төньяк Көнбатыш федераль округның Санкт-Петербург, Тосно, Калининград, Мурманск, Нарьян-Мар, Сыктывкар һәм Архангельск шәһәрләрендә;
– Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларның Әстерхан, Ростов-на-Дону, Краснодар, Владикавказ, Волгоград, Майкоп шәһәрләрендә һәм Ставрополь краеның Кече Барханчак авылында узды.
Узган елга нәтиҗәләр ясалган. Башланган елга план- максатлар каралган. Федераль округлардагы җыеннарның быелгылары: Бурятия Республикасы башкаласы Улан-Удэ, Томск, Ханты-Мансийск, Самара һәм Уфа, Мәскәү, Архангельск һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә үткәрелде.
Инде дистә елга якын Бөтендөнья татар конгрессының чаралары ел башында Уфада башланып китә һәм Уфада тәмамлана. Быел да нәкъ шулай булды, татар оешмалары җитәкчеләренең беренче җыелышы 14нче гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә Уфада, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә узды.
Идел буе федераль округы татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләренең быелгы җыены 15нче-16нчы гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев җитәкчелегендә Самарада үткәрелде. Төп утырышта Самара өлкәсе Губернаторы В.А. Федорищев та катнашты.
Моңа кадәр округ җыеннарында Ульяновск өлкәсенең элеккеге Губернаторы С.И. Морозов, Байкал аръягы крае Губернаторы А.М. Осипов та катнашкан иде, башка дәрәҗәдәге җитәкчеләр җыелышларда һәрдаим катнашып киләләр.
Самарадагы җыен «Дуслык» Төбәк иҗтимагый оешмасының 15 еллыгына багышланган тантаналы кичә белән тәмамланды.
Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары җыены 21нче гыйнвар көнне, Данис Фәнисович Шакиров җитәкчелегендә Ростов-на-Дону шәһәрендә узды.
Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләрен быел Архангельск шәһәре кабул итте, сәфәр барышында Васил Габтелгаязович Шәйхразыев җитәкләгән делегациянең Архангельск өлкәсе Губернаторы А.В. Цыбульский һәм Архангельск шәһәре башлыгы Д.А. Морев белән аерым очрашулары узды. Җыен программасы ике субъект сәнгать осталары катнашкан концерт программасы белән тәмамланды.
5нче февраль көнне Мәскәү шәһәре Татар мәдәният үзәгендә Үзәк федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм тарихи мәчет белән танышудан башланып киткән җыенда һәрбер җитәкче үзләренең әзерлекле чыгышларын җиткерде.
Мәскәүдәге җыенга бер-бер артлы тагын ике Федераль округның программалары ялганып китте. 6нчы-7нче февраль көннәрендә Улан-Удэ шәһәрендә Ерак Көнчыгышта эшчәнлек алып баручы оешмаларыбыз җитәкчеләренең җыенын үткәрдек. Утырышлар башланганчы Милли Шура рәисе җитәкләгән делегацияне Бурятия Республикасы Башлыгы А.С. Цыденов кабул итте.
Оешма җитәкчеләренең еллык җыелышыннан соң Улан-Удэның иң зур залларының берсе булган «Феникс» үзәгендә Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына һәм «Байкал-Идел» бию мәктәбенең 15 еллыгына багышланган тантаналы кичә үтте.
Бурятиядәге җыеннан соң Себер төбәгенә күчелде. 9нчы февраль көнне Томск шәһәре Себер федераль округы татар җәмгыятьләре җитәкчеләрен кабул итте.
Җыен алдыннан Васил Габтелгаязович җитәкчелегендәге делегация белән Томск өлкәсе Губернаторы В.В. Мазур очрашты, аннан соң, 2027нче елда Томскида узачак XXVII Федераль Сабантуйга әзерлек кысаларында Оештыру комитеты утырышы үткәрелде. Утырышны шулай ук Губернатор уздырды.
Себердәге оешма җитәкчеләренең җыелышы тәмамлангач, Томск Драма театрында, шыгрым тулы зал алдында «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Быелгы Федераль округлардагы җыеннарның соңгысы 12нче февраль көнне Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә Ханты-Мансийск шәһәрендә узды. Җыен Урал федераль округы субъектларындагы һәм шулай ук ХМАО-Югра шәһәрләрендәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләрен бергә җыйды.
Хөрмәтле Милли Шура әгъзалары! Күргәнегезчә, быел без бер айдан да кыска вакыт эчендә барлык округлардагы җыеннарны оештырырга һәм үткәрергә мәҗбүр булдык. Бу әлбәттә Рамазан аеның алга күчә баруы белән бәйле.
Киләсе елда вакыт тагын да кысан булачак. Чөнки Рамазан 7нче февральдә башланыр дип көтелә. 2027нче елда мөһим чаралар, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды булачагын күз уңында тотып, съездга әзерлек кысаларында округлардагы җыеннарны дәвам итәргә карар кылдык. Яңа елдан соң вакыт аз булуын исәпкә алып, җыеннарны агымдагы елның декабрь аенда уздыра башларга планлаштырабыз.”