Бүген, 15 май көнне, Казан Федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе бинасында Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли Шура утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләвеннән башланып китте. Үз чыгышында Милли Шура рәисе 2026 ел Милли Шура тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татар дөньясы өчен «Тукай елы» дип игълан ителүен ассызыклады.
“Тукай дигәндә, без агымдагы елгы юбилярларны да истә тотабыз. Каһарман-шагыйребез Муса Җәлил тууына 120 ел, драматург Фатих Әмирханга 140 ел, шагыйрь Һади Такташка 125 ел, җырчы, композитор Сара Садыйковага 120 ел. Шушы һәм башка шәхесләребезнең юбилей еллары уңаеннан ел әйләнәсендә чаралар уздырабыз. Конгрессның беренче җитәкчесе Индус Ризак улы Таһиров та быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узачак. Аны да котларга онытмыйбыз”, – дип чыгыш ясады Васил Шәйхразыев. Шулай ук Милли Шура рәисе, 8 май көнне Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның, 2036 елда бөек шагыйребез Г.
Тукай тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы указга кул куюы халкыбыз өчен шатлыклы хәбәр булуын һәм шул уңайдан Тукайның 150 еллыгына 10 еллык әзерләү эшләрен башлануын әйтеп узды.
Алга таба агымдагы елда Россиянең 8 федераль округында татар җәмәгатьчелеге белән узган очрашулар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, авыз ачу бәйрәме – Ифтар дипломатиясе хәрәкәте турында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, әлеге җыенның нәтиҗәләре турында «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, дөньякүләм «Татарча диктант», «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясадылар.
Алга таба сүзне кабат Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алды. Ул халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар буенча кыскача мәгълүматлар бирде. “Быел илебезнең 62 төбәгендә һәм 41 чит илдә барлыгы 400дән артык Сабан туе узачак. XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе (Пенза өлкәсе, Кузнецк районы, Дәхтәрни (Малый Трунев) авылы, 27 июнь),
XХVI Федераль Сабантуй (Омск шәһәре, 18 июль), III Халыкара Иртыш Сабан туен (ХМАО Югра, Сургут шәһәре) һ.б. аерым әйтеп китәсем килә. Әзерлек эшләре Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның муниципаль районнары белән берлектә алып барабыз”, – дип сөйләде Милли Шура рәисе.
Шулай ук утырышның йомгаклау өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының беренче һәм икенче җитәкчеләре – Индус Таһиров һәм Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та чыгыш ясадылар.





