ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чуашиядә «Татар кызы – 2026» сайладылар
Чуашиядә «Татар кызы – 2026» сайладылар

Чуашиядә «Татар кызы – 2026» сайладылар

Урмай авыл мәдәният йортында татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан чыгып, Чуашстан татарларының милли- мәдәни берләшмәсе Чуашстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары арасында «ТАТАР КЫЗЫ -2026» республикакүләм бәйге уздырды.

«Татар кызы» — гүзәллек, акыл һәм милли рух бәйгесе. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда, яшь буында милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм татар кызларының иҗади сәләтләрен ачуда мөһим роль уйный. Бәйге татар кызларына үзләренең рухи байлыгын, белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә, милли мәдәниятне саклау эшенә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә һәм шул сыйфатларны зур сәхнәдә ачып салырга ярдәм итүче зур проект ул.

Чын күңелдән барлык катнашучыларга алга таба да уңышлар телибез, бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.

Кызларның һәрберсе нигезләмә таләпләренә туры килеп әзерләнгән. Шуңа да жюри төркеменә кызларның иң- иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады.

7 кыз арасыннан «Татар кызы – 2026» конкурсының төп җиңүчесе Гран-при иясе – Чичкан авылыннан Минуллова Илназ булды.

Җиңүче билгеләнсә дә, һәр катнашучы кыз – инде үзе бер җиңүче, чөнки ул татар рухын күтәреп йөри.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*