Бөтендөнья татар яшьләре форумы көз көне Казанда татар IT-белгечләренең беренче форумын үткәрүне планлаштыра.
Чара IT өлкәсендә эшләүче белгечләргә, шулай ук татар телен интернет өлкәсендә үстерү белән кызыксынучыларга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Беренче елда форум ике көн дәвамында үтәр дип ниятләнә. Анда йөзгә якын кеше катнашуы күздә тотыла. Чараның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм татар телен интернет киңлекләрендә үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булдыру.