Бүген, 15 май көнне, «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының ачылу тантанасы “Казан” агросәнагать паркында узды.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады, делегатларга уңышлар теләде.
Арытаба милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен түбәндәгеләр бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, Уфа шәһәренең Киров районы «Ихлас» мөселман дини оешмасы имам-хатыйбы Дәүләтшин Альфред Әмир улы, Башкортстан Республикасы Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны Әбүшахмин Рөстәм Хәким улы, Самара өлкәсе Сызрань шәһәре мәчете имамы Габдрәшитов Галиулла Габдулла улы, Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең Омск өлкәсе Тәвриз районы Ташаткан авылы мәчете имамы Гайнуллин Йөзлигали Зариф улы, Төмән өлкәсе Тубыл шәһәре җирле мөселман дини оешмасы мөфтиенең беренче урынбасары Шәймәрданов Ринат Мөхәммәтулла улы, Ямал-Ненец автоном округы-Юграның Төбәк мөселманнар Диния нәзарәте Мөфтие урынбасары, Ноябрьск шәһәре имам-хатыйбы Мансуров Илфир Хәнәфи улы Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук активистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Белешмә: 15-17 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены уза.
Җыенның беренче көне катнашучыларны теркәү һәм урнаштырудан башланды. Соңыннан алар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазын укыдылар. Шулай ук «Казан» Агросәнәгать паркында “Kazan Halal Market” Хәләл сәүдә ярминкәсе дә оештырыла.Җыен гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә.
Чарада Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнаша. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур чара.Җыен татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелегенең, мөселман руханиларының һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә.