Удмуртиядә яшәүче милләттәшебез Светлана Кайсина гаиләсе Уфа шәһәрендә узган Бөтенроссия “Это у нас семейное”конкурсының ярымфиналында җиңеп, финалга узган.
Конкурсның финалы июльдә Мәскәүдә узачак. Төп бүләк — торак шартларын яхшырту һәм бөтен гаилә белән сәяхәт итү өчен 5 миллион сумлык сертификат. Аны бөтен ил күләмендә җиңү яулаган 60 гаиләгә тапшырачаклар.
Милләттәшләребезгә уңышлар телибез!