ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узачак
Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узачак

Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узачак

15-17 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узачак.

Җыен гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерәчәк.

Чарада Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнашачак. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур чара.

Җыен татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелегенең, мөселман руханиларының һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*