ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Уфада Тукай» дип аталган балалар бәйгесе узды.
Уфада «Уфада Тукай» дип аталган балалар бәйгесе узды.

Уфада «Уфада Тукай» дип аталган балалар бәйгесе узды.

Уфада «Уфада Тукай» дип аталган балалар бәйгесе узды. Анда мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм колледж студентлары Габдулла Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр.

Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелышлар конкурсының төп идеясе — яшьләр арасында аның иҗатын популярлаштыру, татар теле, әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту, шулай ук укучыларда сәхнә сәнгате күнекмәләрен формалаштыру.

Конкурста Башкортстанның Дүртөйле, Иглин, Илеш, Кушнаренко, Миякә һәм башка районнарыннан, Уфаның Г. Заһитова исемендәге 84 һәм 65 нче татар гимназияләреннән, Салават шәһәренең 4 нче мәктәбеннән, шулай ук М. Акмулла исемендәге педагогик көллияттән, Д.Б. Мурзин исемендәге Кушнаренко көллияте укучылары һәм театр коллективлары катнашты. Барлык куелышлар да бик оригиналь, яхшы костюмнар, декорацияләр белән булды, балалар Габдулла Тукай әсәрләренә үз карашларын эмоциональ һәм образлы итеп җиткерә алды. Илеш районы Базытамак авылы мәктәбе укучысы Аделина Байкова тамашачыларга «Тукай Уфада» тикшеренү проектын тәкъдим итте. Ул әлеге фәнни эше белән Казанда татар теле буенча Халыкара олимпиадада югары бәя алган иде.

Абсолют җиңүче — гран-при иясе Миякә районының М. Абдуллин исемендәге 1 нче мәктәп укучылары коллективы булды. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*