enrutat
Баш бит / Омски өлкәсендә «Ак калфак» колач җәя!
Омски өлкәсендә «Ак калфак» колач җәя!

Омски өлкәсендә «Ак калфак» колач җәя!

 Көзге матур көннәрнең берсендә Омски шәһәренең «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары җыелыша торган бинага бер хатын-кыз килеп керде. Исәнлек-саулыклар алып танышкач та, ул үзенең нинди гозер белән йөрүе турында сөйләде.

Гыйлминур ханым Большеречье район үзәгендә яши икән. Күптән түгел генә аның хәләл җефете Равил хәзрәт Байгузин мәчет ачып җибәргән. Әле үзен абыстай дәрәҗәсендә күрергә әзерлеге булмаса да, тормыш иптәшенең изге ниятләрен гел уртаклашып, булышып, ярдәмләшеп өйрәнгән Гыйлминур ханым мәчетне карап, җыештырып, татарларга мәчеткә йөрергә кирәклеген аңлатып кына калмыйча, мәчет бинасын мөмкин кадәр халыкка файда китерер өчен ничек кулланырга мөмкин икәнлеге турында баш ватып йөрүе икән…

«Мәчеткә йөрүчеләр саны, Аллага шөкер, арта бара. Никах туйларын да, Мәүлид кичәсен дә зурлап уздырдык, ураза бәйрәменнән соң Корбан гаетләрен дә шунда уздырдык. Инша Аллаһ, безгә ярдәм кулы сузучылар да юк түгел – келәмнәр, җиһазлар бүләк итеп бирүчеләр дә булды, — дип сөйли ул. — «Ак калфак» түгәрәген ачырга җыенуымны белгәч, тегү машинасын да алып килеп бирделәр. Машинка бик борынгы булуына карамастан, хәйран гына тегә. Киләчәктә, яңа тегү машинасына җиткәч, монысын түр башына утыртып куярбыз – ул безнең музеебызның иң беренче һәм иң кадерле экспонаты булыр».

Безнең аралашу кыска гына булса да, без үзләшеп тә өлгердек, беренче киңәшләребезне дә бирдек, киләчәктә дә гел аралашып яшәргә дип сүз куешып, хушлаштык.

Аралашулар дәверендә Гыйлминур ханым «Ак калфак» сафына татар теле укытучысы буларак, Фатыйма Майнетдинова килүе турында да хәбәр бирде, соңрак кул остазы булып танылган Фенура исемле хатынның үзе шалтыратуы турында әйткән иде. Без инде үз чиратыбызда яңа тармакның кешеләрен һәм ничек эшләп китүләрен үз күзләребез белән күреп, ишетеп калу теләге белән яна башладык.

Теләгең генә булсын, Ходай тәгалә үзе үк җаен җайлап куя икән ул. Менә безнең юллар да кинәт кенә ачылып куйды һәм хәерле дигән сәгатьләрдә без, шәһәрдән икейөз чакрым ераклыкта урнашкан, Большеречье район үзәгенә юл тоттык.

Безнең килүебез атна башына туры килгәнлектән, очрашуга һәр теләгән кеше дә килә алмаган, әлбәттә. Укучы балалар да якшәмбе көнне генә йөри алалар булып чыкты. Әмма бергәләшеп өстәл артында җыелышкач, без бик күп булып күрендек. Үзебез белән алып килгән бүләкләребезне тапшырдык: аш-су остасы Садия ханым Мухаметшина үзе пешереп алып килгән алма бәлешен Гыйлминур ханымга тапшырды; Фәрзәнә апа Мавлютова кул остазыбыз буларак, Фенура ханымга хатын-кызлар баш киемен бүләк итте; ә мин инде алдан әзерләп куйган китап-дәреслекләр һәм себертатар җырлары җыентыгы тупланган дискны татар теле укытучысы Фатыйма апага тапшырдым. Фатыйма апа гомер бакый Еланлы авылында башлангыч класс укытучысы булып эшләгән. Сөекле карты мәңгелеккә күчкәч, балалар үз тормышлары белән төрлесе-төрле якка таралышып беткәч, инде нишләргә, дигән сорау килеп баскан. Инде бөтенләйгә таралып, таланып бетә язган авылда калырга да мөмкин түгел, шәһәрдә яшәүче балалар янына да кайтасы килми – тынычлыкка өйрәнгән, табигать кочагында яшәгән кеше өчен шау-шулы шәһәр ят та, усал да булып тоелган. Иң кулае – район үзәгенә күчеп килү дип санаган ул һәм фатир табышуда аңа шул ук Гыйлминур ханым ярдәмгә килгән булган. «Эшлисен эшләдем, күрәчәген күрдем, инде түшәмгә төкереп яшәсәм дә ярый дип уйлаган идем… Юк икән әле. Эшлисе эшләрем бар икән», — дип кояш кебек елмаеп сөйли Фатыйма апа.

Әле бер ай чамасы гына эшләп киткән түгәрәккә 7 кеше килеп кушылган, алар, мөмкинлекләре булганда, үзләре белән үсмер балаларын, оныкларын ияртеп алып киләләр. Татар телен өйрәнергә биш бала даими рәвештә йөреп тора. Балалар барысы диярлек тулы татар милләтеннән түгел булып чыгуларына карамастан, телне зур тырышлык белән үзләштерә башлаган.

Хәере белән башланган эш хәере белән бетә. Безгә дә хушлашырга вакыт җитте. Әле Омскида да, өлкәдә дә «Ак калфак» оешмасы беренче адымнарын атлап кына килә. Ходай язган булса, аның да киләчәге зур булыр, эшләре уң булыр.

Фагилә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*