tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски өлкәсендә Сара Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрелде
Омски өлкәсендә Сара Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрелде

Омски өлкәсендә Сара Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрелде

Мәшһүр композиторыбыз, халкыбызның данлыклы кызы Сара ханым Садыйкова иҗатына багышлап әзерләгән кичә – концерт Омски өлкәсенең көнчыгышында урнашкан Муромцево районында үткәрелде.

“Ак калфак” ханымнары күптән түгел, узган елның ноябрь азагында, Омскида халыкны “Дом кино” бинасына җыйганнар иде, анда, Сара ханымның тавышын да ишеттереп, бихисап фоторәсемнәр күрсәтеп, ике сәгатьтән артык тормышы, иҗаты турында сөйләгәннәр иде. Инде Муромцево районының Гузенево (икенче исеме – Тазлар) һәм Чуртанлы авыллары халкына да күренекле композиторыбызның җырларын ишеттерделәр, тормышы белән таныштырдылар. Сәфәргә “Ак калфак” ханымнары белән бергә “Туган як” вокал төркеме һәм “Сударушка” бию коллективы барды. Биючеләрне, авыл халкын җыр һәм сүз белән генә ялыктырырбыз, дип, оештыручыларның берсе Денис Сиганов чакырган иде.

Сара Садыкова җырларын халык яратып тыңлады, “Кайтам инде”, “Йөрәк сере” кебекләренә кушылып җырлады. Әлеге сәфәр тагы бер максат белән оештырылган иде – ике авылда да халыкка 2020 елда булачак мөһим чаралар турында аңлатылды – ТАССРның 100, Бөек җиңүнең 75 еллыклары һәм быел булачак халык санын алу. Себер татарымы, Казан , Рязан, Әстерхан татарымы – бер сүз белән, ТАТАР, дип язылырга кирәк, дип ныклап аңлатылды. Клуб мөдирләренә дә, халык белән ханисәп турында эшләүләрен сорап мөрәҗәгать ителде. Ерак (Тазлар авылы Омскидан 330 чакрым ераклыкта) сәфәрнең матди ягын Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев күтәрде.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*