tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски татарлары Сара Садыйкованы искә алды
Омски татарлары Сара Садыйкованы искә алды

Омски татарлары Сара Садыйкованы искә алды

30 ноябрь көнне Омскиның “Дом кино” дип аталган мәдәният йортында иң беренче татар хатын-кыз композиторы буларак танылган Сара Садыкованың иҗатына багышланган кичә узды. Кичәне оештыручы “Ибер” милли-мәдәни мохтәрияты каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы булды.

Заманына туры килгән шау-шулы зур концертлардан аермалы буларак, бу кичәдә искиткеч гадилек, самимилек, чисталык хөкем сөрде. Килгән кунаклар тын калып сәхнәдән агылган чын татар моңын тыңладылар. Экранда чагылдырылган рәсемнәргә карап, Сара ханымның бала чагыннан алып, соңгы көннәренә кадәр сакланып калган фотосурәтләрне карый алдылар.

Омски татарлары арасында таныклы журналист, сүз остасы, радио һәм телевидениедә диктор булып эшләгән, күп еллар “Умырзая” концертларын алып барган Розалия Мәгарип кызы Сайганова тулы һәм аңлаешлы итеп Сара апаның тормыш юлын сөйләп тамашачыларга ирештерде.

Татар халкы өчен җанга якын баян, гармун моңнарыннан тыш, сәхнәдән сихри һәм тансык фортепианода башкарылган көйләр дә яңгырады. Мәдәният һәм сәнгать коллиятендә эшләүче музыка укытучысы Дистанова Әлфия Наил кызы татар моңнарын шул рәвештә халыкка җиткерә алды.

Сара ханым иҗат юлын җырчы буларак башлап җибәргән булганлыктан, аның башкаруында кайбер җырлар сакланып калган. Тамашачыларга Сара апаның тавышын ишеттерә алу мөмкинлеге дә булды.

Җирле үзешчән татар коллективлары һәм аерым башкаручылар Садыкованың инде ничә дистә еллар буена популярлыгын югалтмаган җырларын башкарды.

Кичәнең бизәге булып, апалы-сеңелле Хусаинова Элиза һәм Арина виолончельдә уйнадылар. Килгән кунаклар оештыручыларга бик рәхмәтле булып калды һәм шундый кичәләрне ешрак оештыруны үтенде.

Һәр катнашучы “Ибер” мохтәрияты рәисе урынбасары Катыров Марат Сафар улы тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фагилә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*