tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски татарлары Татарстаннан хезмәт итәргә килгән солдатларны каршы алды
Омски татарлары Татарстаннан хезмәт итәргә килгән солдатларны каршы алды

Омски татарлары Татарстаннан хезмәт итәргә килгән солдатларны каршы алды

Омскиның “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәният үзәге, “Умырзая” ансамбле белән бергә, Татарстаннан хезмәт итәргә килгән солдатларны каршы алды. Тимер юл войсклары бригадасына беренче биш кеше килеп җиткән. Омск татарлары алар белән танышкан, сөйләшкән, алга таба аралашып торырга вәгъдә бирешкән.

  • Безнең татар концертын ике батальон солдатлар яратып кабул иттеләр! Яңа гына бу бригадада гыйбадәтханә ачтык. Без үзебезнең өлкәгә хезмәт итәргә килгән һәр татар егете белән танышырга тырышабыз. Бу эш авыр чаклар булганда, аларга ярдәм итердәй кешеләр барлыгын белсеннәр дип башкарыла, диләр “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәният үзәге һәм “Умырзая” ансамбле вәкилләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*