tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида шигърият бәйрәме узды.
Омскида шигърият бәйрәме узды.

Омскида шигърият бәйрәме узды.

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан,  Омскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә әдәби марафон үткәрелде. Мондый чара себер шәһәрендә беренче мәртәбә оештырылды. Анда татар, казакъ, рус, алман, украин, белорус милләтләре оешмалары катнашты. Марафон шәһәр күләмендә оештырылган иде. Татар теленең яңгырашын, матурлыгын шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы ханымнары ишеттерде. Әлеге марафонда ак калфаклылар халкыбызның төрле чорларда иҗат иткән әдипләрен күрсәттеләр. Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), Мансур Вәли-Баржалы, Сания Әхмәтҗанова һәм башкалар әсәpләре белән беррәттән XlV гасырда иҗат иткән Котб иҗатыннан өзекләр укыдылар. Һәм, әлбәттә, залда утырган төрле милләтләр вәкилләренә рус телендә аңлатмалар бирделәр. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова, “марафонда укыласы әсәрләрне аеруча җентекләп сайлап алдык, классиклар да керде, төрле елларда язылган әсәрләрдән өзекләр укылды, иң борынгы – 1342 елдан алып (Котб) бүгенге көндә, күптән түгел генә яза башлаган Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен дә әзерләдек”, ди. Ханымнар үзләре, марафонда катнашу – безнең өчен татарчабызны шомартырга, үзебез өчен кайбер әдипләребезне кабат искә төшерергә, аларны укып хозурланырга, башка милләт кешеләрен дә таныштырырга мөмкинлек булды, диләр. Китапханә җитәкчелеге катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, сертификатлар тапшырды, татарлардан катнашучыларның иң актив, күпсанлы булуларын билгеләп үтте.

Розалия Сайганова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*