tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн форматта узган “Җәлил укулары” Әлмәттә 200 дән артык талантның иҗат мәйданына әверелде
Онлайн форматта узган “Җәлил укулары” Әлмәттә 200 дән артык талантның иҗат мәйданына әверелде

Онлайн форматта узган “Җәлил укулары” Әлмәттә 200 дән артык талантның иҗат мәйданына әверелде

Әлмәттә III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең сайлап алу турына
йомгак ясалды. Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең,
аның көрәштәшләренең һәм язучы – фронтовикларның иҗади мирасын
популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны
патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә
мөмкинлекләр тудыруны максат итеп куйган әлеге чарада катнашырга теләк
белдергән коллектив һәм башкаручылардан барлыгы 216 гариза керде.
Онлайн форматта узган бәйгегә 3 яшьтән башлап 26 яшькә кадәрге
катнашучылар үзләренең видеочыгышларын юлладылар. Барлык эшләргә дә
мәртәбәле жюри тарафыннан тыңланып баллар куелды. 7 номинациясендә иң
югары баллар җыйган 49 җиңүче 2 нче этапта – Бөгелмә зонасында катнашу
мөмкинлегенә ия булды.
“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль туры Бөтендөнья татар
конгрессының Әлмәт бүлеге, мәгариф идарәсе, “Балалар һәм яшүсмерләр
иҗаты үзәге” муниципаль учреждениесе тарафыннан оештырылды.
Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*