tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн-Сабан туеның баш батыры билгеле булды
Онлайн-Сабан туеның баш батыры билгеле булды

Онлайн-Сабан туеның баш батыры билгеле булды

Бүгенге онлайн-Сабантуйның баш батыры булып спорт остасы Булат Мусин калды.

«Исәп әлегә 3:2. Кызыл сөлгеле һәм кызыл футболкалы егет — Булат Әхмәдиев әлегә алда бара. Кайберәүләр иң оста техник алымнарын бәйләгәннән соң күрсәтә башлый. Бу бәйләү кайсысына күбрәк килешер икән хәзер шуны ачыклыйбыз», — дип комментарийлар биреп барды алып баручы Фәнил Вакказов.

Бәйләп куйганнан соң Булат Мусин ситуацияне үз кулына алып исәпне тигезләп куя. Егетләрнең икесе дә бер үк үлчәү категориясендә. Батырлар ике минут бәйләп, ике минут бәйләмичә көрәштеләр.

«Быелгы онлайн-Сабантуйның баш батыры — Булат Мусин. Булатка дан һәм тәкә бүләк ителә», — диде җиңүчене тәбрикләде Фәнил Вакказов.

Булат Мусин көндәше Булат Әхмәдиевне 6:3 исәбе белән җиңде. «Бүгенге Сабантуй үзенчәлекле. Шулай да бәйрәм атмосферасы бар. Рәхмәт барыгызга да», — диде баш батыр Булат Мусин.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*