tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн “Татарча диктант” 30 илдә, 62 төбәктә уздырылачак
Онлайн “Татарча диктант” 30 илдә, 62 төбәктә уздырылачак

Онлайн “Татарча диктант” 30 илдә, 62 төбәктә уздырылачак

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе менә инде 5 ел дәвамында Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерә. Кечесеннән алып, иң өлкән яшьтәгеләргә кадәр бергә җыелып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү инде күпләр өчен матур традициягә әйләнде.

2016 елда 3 илдән, 9 төбәктән 600 кеше катнашында башланып киткән “Татарча диктант”, елдан-ел география ягыннан да, сан ягыннан да арта бара. Быел 26 сентябрьдә, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан, акциягә 100 мең милләттәшебезне җыю максаты куелган. Ул 30 ил, 62 төбәкне берләштерәчәк. Инде ядиктантны беренчеләрдән булып язучылар да бар.

Һәр теләгән кеше телевизор каршына утырып, яки смартфонын кабызып, диктант яза ала. Шул ук вакытта үз өстенә җаваплылык алып, аерым мәйданчыклар оештырырга теләүчеләргә дә каршы килмәделәр.

Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алынды. Татарстанда акциядә катнашучылар совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән; РФ регионнарында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы Нәби Дәүли әсәреннән; чит илләрдәге катнашучылар татар язучысы, педагог, публицист һәм редактор Афзал Шамов хикәясеннән алынган өзекләрне яза.

-Быелгы текст авторларын берләштерүче үзенчәлек – язучыларның өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан булуы. Әлбәттә, төрле авторларның текстларын карадык, аннары киңәшләшеп, шуларның өчесенә тукталдык. Бик үк җиңел, шул ук вакытта бик авыр да булмаган текстларны сайларга тырыштык, – дип сөйләде КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

Татарстан төбәкләре өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, РФ регионнары өчен — ТНВ телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*