enrutat
Баш бит / Оренбур дәүләт педагогика университеты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Оренбур дәүләт педагогика университеты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Оренбур дәүләт педагогика университеты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Уралның иң борынгы вузларыннан берсе – Оренбур дәүләт педагогика университеты – бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 1919 елда тарихын башлап, ул халык мәгарифе институтыннан Оренбурның гына түгел, күрше төбәкләрнең мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләү үзәгенә кадәр юл үтә.

Ни өчен без игътибарны бу институтка юнәлтәбез соң? Чөнки аның чишмә башы тарихында «Оренбур татар-башкорт педагогика институты» дигән исем дә бар. Ә беренче директорлары исемлегендә татар галимнәре тора.

Бу Югары уку йорты 1919 елның 9 июлендә Халык комиссариаты карары белән төзелә, 1922 елда халык мәгарифенең практик институты итеп үзгәртелә. 1930-1934 елларда Оренбур татар-башкорт агропединституты дип атала. 1957 елда институт В.П.Чкалов исемендәге Оренбур дәүләт педагогика институты исемен ала. Россия Федерациясе гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгының 1996 ел 23 декабрь, № 516 боерыгы белән Оренбур дәүләт педагогика институты Оренбур дәүләт педагогика университеты дип үзгәртелә.

Институтның беренче җитәкчеләренә килгәндә, түбәндәге исемнәрне атап китәргә була:
Закир Хәсән улы Рахманкулов – институт директоры – 1931 елның 14 мартыннан 1934 елның 19 декабренә кадәр. 1902 елның 9 ноябрендә Оренбур өлкәсендә крестьян гаиләсендә туган. 1930 елда Рахманкулов икътисадчы, журналист белгечлеге буенча Казан Коммунистлар вузын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Ул җитәкчелек иткән чорда белгечләрнең беренче чыгарылышы үткәрелә. 1935-1950 елларда Рахманкулов Оренбуржье һәм Башкортостанда җитәкче партия эшендә була.

Гариф Кунакович Габдуллин – институт директоры 1934 елдан 1935 елга кадәр. 1989 елда Башкортостанда туган. 1927 елда Уфа Көнчыгыш халыклары коммунистик вузын һәм аспирантураны тәмамлый, фәннәр кандидаты исемен ала.

Абдулла Айнуллович Чарышев – институт директоры 1935 елдан 1937 елның 1 октябренә кадәр. 1918-1930 елларда РСФСР мәгариф системасы Наркомпросында төрле вазифаларда эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда, Советская урамындагы төп уку корпусына 3 нче һәм 4 нче катлар үстерелә.

1919 елның ноябренә Оренбур губернасында 58 – I дәрәҗә татар мәктәбе (шуларның 16сы Оренбурда) һәм II дәрәҗәдәге 3 мәктәп эшләсә, 1920 елга инде 141 – I дәрәҗә татар мәктәбе һәм туган телдә белем бирүче II дәрәҗә 8 мәктәп исәпләнә. Татар халык мәгарифе институты (Татарский институт народного образования – ТИНО) ачылу Оренбурның мәдәни тормышында зур вакыйга була, анда 1922 елда 81 студент белем алган, шуларның 75е – татар, 1се башкорт һәм 4есе – казах.

1980 еллар азагы — 1990 еллар башы этник үзаңның зур үсеше, милли тарих һәм мәдәният белән кызыксынуны, рухи кыйммәтләрне һәм дини институтларны торгызу белән билгеле. Оренбур өлкәсендә иң беренче милли үзәкләрнең берсе 1988 елда оештырылган «Туган тел» татар иҗтимагый үзәге була. ООТОЦ һәм «Туган тел» иң беренчел максат итеп Оренбур педагогика институтында татар факультетын торгызу, татар мәктәпләрен, сыйныфларын, балалар бакчаларын ачуны куялар.

1991 елның июлендә Оренбур дәүләт педагогика университетының филология факультетында ачылган татар-башкорт бүлегенә беренче тапкыр 25 студент кабул ителә. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемне педагогика фәннәре кандидаты, доцент Абдулхаликова Әлфия Гайса кызы бирә. 19 ел эчендә бүлектә 200 дән артык укучы югары белем ала. Әмма, бюджет урыннарына кабул итү шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2009 елдан бирле «Рус теле һәм әдәбияты. Туган тел һәм әдәбият» белгечлегенә кабул итү туктатыла.

Оренбур дәүләт педагогика университеты базасында 1998 елда Муса Җәлил исемендәге Оренбур халыклары тарихының иҗтимагый институты оештырыла, аны философия фәннәре кандидаты Илгизә Мөхәммәтгали кызы Габделгафарова җитәкли.
Әйтергә кирәк, Оренбур дәүләт педагогика университетында бүгенге көндә татар милләтеннән булган 4 профессор, 17 – фән кандидатлары, доцентлар һәм 6 өлкән укытучы белем бирә.

Вуз берничә тапкыр үзенең рәсми исемен үзгәртте. 1935 елда ул Оренбур дәүләт педагогика институтына, ә 1996 елда Оренбур дәүләт педагогика университетына әверелә.
Күп кенә вузны тәмамлаучылар фән докторлары һәм кандидатлары, профессор, доцентлар, мәгариф системасының эре оештыручылары булдылар. Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында 7 Советлар Союзы Герое, 1 Социалистик Хезмәт Герое, 1 халык укытучысы, йөзләгән атказанган укытучылар, фән эшлеклеләре, Россия югары мәктәбе хезмәткәрләре, язучылар һәм артистлар, югары нәтиҗәләргә ирешкән танылган спортчылар бар.

Бер гасырлык тарихы елларында педагогика университеты 75 мең белгеч әзерләгән. Ул мәгариф өлкәсе җитәкчеләре, укытучылар, журналистлар, шулай ук үзләрен чиктәш һөнәрләрдә тапкан башка белгечләр өчен альма-матер булып тора.
Университетны тәмамлаучылар арасында – 500 дән артык Россиянең атказанган укытучысы, атказанган фән эшлеклеләре, Россия, Европа, дөнья, Олимпия уеннары җиңүчеләре.

Университетта укытуны гамәлгә ашыра 5 институт, 4 факультет, 25 кафедра. ОГПУ –төбәкнең иң борынгы фәнни үзәкләренең берсе. Университетта бүген 8 фәнни мәктәп эшли, 41 фән докторы, 171 фән кандидаты белем бирә, 33 фәнни юнәлеш буенча эш алып барыла.

Оренбур педагогика университетының 100 еллык юбилеена укытучылар, студентлар, ветераннар, шулай ук бик күп мактаулы кунаклар җыелды. Алар арасында РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Урал территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Манжуров та бар иде.

Оренбур өлкәсе вице-губернаторы вазифаларын башкаручы Павел Самсонов губернатор исеменнән университетны юбилее белән котлады һәм аның сәламләү хатын укыды. Бүген Оренбур дәүләт педагогика университеты үзенең югары миссиясенә хезмәт итүен дәвам итә, — диелә котлауда.

Югары уку йортын юбилее белән ректор Светлана Алешина да котлады. Ул барлык хезмәткәрләргә, ветераннарга университет файдасына төрле елларда һөнәри хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да ОГПУның чәчәк атуын теләде.

Фәннур Гайсаров.
Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*