enrutat
Баш бит / Оренбур өлкәсенең Яфар авылы – иң уңышлы авыл территориясе
Оренбур өлкәсенең Яфар авылы – иң уңышлы авыл территориясе

Оренбур өлкәсенең Яфар авылы – иң уңышлы авыл территориясе

«Минем авылым» төбәкара конкурсына йомгак ясалды, аның нәтиҗәләре буенча Александровка районы Яфар авылы «Иң уңышлы территория» номинациясендә җиңүче дип танылды. Конкурста Россиянең 10 төбәге катнашты, 305 конкурс гаризасы килде.

Бу конкурсны Пермь краеның җирле берләшмәләре фондлары альянсы игълан итте. Һәм ул Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештырылды.
Бәйге авыл территорияләрендә яшәүчеләрнең авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул шулай ук лидерлыкны үстерүгә һәм авыл халкында актив гражданлык позициясен үстерүгә, авыл территорияләрендә тупланган уңай тәҗрибәне берләштерүгә, алга таба аны таратуга һәм тиражлауга юнәлдерелгән.

Конкурска әзерлек өчен Яфар авылында инициатив төркем төзелде, анда җирле хакимият башлыгы Р.М.Яфарова, авыл мәдәният йорты директоры Э.Х.Мишина, Яфар урта мәктәбе тарих укытучысы Э.Х.Ишмөхәмметова, ООО «Мишәр» директоры Г.Р.Яхудин керделәр. Әлбәттә, җирле халык та читтә калмады. Авыл халкы һәм эшмәкәрләр үзләренең туган авыллары һәм хезмәт эшчәнлеге турында бик теләп сөйләделәр.

Без, Яфар авылының бу зур уңышка ирешү серенә төшенү өчен, телефон аша җирле совет депутаты, ООО “Мишәр” директоры, Региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте Советы әгъзасы Газинур Рәфгать улы Яхудинга мөрәҗәгать иттек.

– Газинур әфәнде, авылыгыз иң уңышлы территория дип табылды мәртәбәле конкурста. Аның уңышлы булуы нәрсәгә яки кемнәргә бәйле дип уйлыйсыз?
– Барысы да уңган авыл халкыннан тора инде, уңган егетләрдән-кызлардан. Авыл башлыгы, мәдәният йорты, мәктәп, мәчет һәм предприятиеләр җитәкчеләре – менә шуларның активлыгыннан тора, дип уйлыйм уңышлы булу. Предприятиеләр булгач, халыкка эш, яшәү мөмкинчелеге бар. Халык яшәгәч, балалар да, мәктәп, балалар бакчасы да бар. Элек ничек колхоз-совхозлар булган, шундый бер төп предприятие кирәк хәзер дә, “градообразующий” дип әйтәләр бит әле, биредә инде ул авылны хасил итүче, туплаучы буларак күзаллана. Авылда өч кибет бар, пилмән, чәк-чәк, бавырсак, бәлешләр һәм башка ризыкларны җитештерүчеләр бар. Бөтен хатын-кызларга, хәтта пенсионерларга да эш бар авылда. Элек Оренбурдан ташый идек, хәзер үзебез шунда җибәреп торабыз тауарларны, Асяев Радикның кибете бар. Тагы ИП Асяев Илдар җибәреп тора. Без ИП Яхудин Радик Газинуроваич һәм ООО “Мишәр” игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнәбез. Авылда теркәлгән 700 гә якын кеше, шуларның яртысыннан артыграгы даими яши инде авылыбызда.

– Яфар авылы мыжгып торган трассалардан читтәрәк, аулаграк урында урнашкан. Авылда тормышны яхшырту буенча нинди эшләр башкарыла? Газ-су үткәрелгәнме, юллары һәм башкасы яхшымы?
– Элекке елларда ерак торуыбыз, әлбәттә, читенрәк, аякка басу өчен кыенрак булды. Отделение булып кына торды бит инде Яфар күп еллар. Элекке хуҗалар да: ә, татарлар, ялкаулар, кәҗә асрап, шәл бәйләп кенә яшиләр дип уйлый иделәр. Менә аларны аерабыз да, яхшылап яшәп китәбез диделәр. Без 84-нче елда гына аерым совхоз булдык. Менә шулай, Яфар китте дә, алар таралып та беттеләр. Аннары бит инде азатлык тоеп, кооперативлар, фермерлыклар ачып җибәрдек. Хәзер инде кая гына барсак та: “О, Яфаровские татары”, — дип тел шартлаталар, исем-отчестволарыбызны да татарлардан чистарак әйтәләр.

Авылга беренчеләрдән булып газ керттек, беренче губернаторыбыз Елагин минем дустым иде комсомол вакытларыннан. Муса авылы аша зур трассага тоташу өчен 18 млн акча бирде. Район хуҗалары да белмәде газ торбалары сузганыбызны. Шулай итеп, 98-нче елны авылыбызга газ керде. Юлларны үзебез төзекләндерәбез инде, төп алып баручысы “Мишәр” җәмгыяте. Барлык чараларда катнашабыз. Ерактан башладык эшне, зиратны матурлап уратып алды, мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләрен тәмамлап киләбез, җылы, чис­та, пластик тәрәзәләр, яңа түбә. Депутат буларак, спортзал төзелешенә өлеш керттем, район безнең хезмәтләрне күреп, 18 млн биреп булышты. 250 урынлы итеп клубны төзекләндердек, тирә-якта андый матур мәдәният йорты юк, бик күркәм сәхнәсе. Үзегез беләсез инде, бөтен чараларда, концертларда яфарлылар актив катнаша, үзебездә генә түгел, Казанда, Удмуртиядә, Чувашиядә дә чыгышлар ясыйбыз, өлкәнең дәрәҗәсен яклап. Менә шулар да плюс бирә инде. Яңа костюмнар тектердек, биючеләребезгә Уфада читекләр эшләттек – “Казан” бию ансамбленнән ким түгел. Менә алар да тормышыбызга ямь бирә­ләр. Әле яңа гына медпунктны төзеп бетердек, депутат запросы буенча йөреп-йөреп, аның да очына чыктык. Туфраклар ташып, ФАПның тирә ягын матурладык, көзгә алмагачлар утыртабыз.

Былтыр зур вакыйга булды – ун ел мәчетне җибәргәнгә. Имамыбыз Хәмидулла Габзалилов элекке хәрби, булдыклы, белдекле, тәртипле. Мәчет янына матур итеп зур бакча төзедек, розалар, алмагачлар утырттык, барысы да алынды, Аллага шөкер. Балаларга уйнарга мәйданчык та булдырдык. Мәчет территориясен ямьләндереп төзекләндерү, шулай ук матур, зур эшебез булды. Депутат буларак, алдан йөрүче булса, халык бик теләп иярә. Элек авылны чүп баса иде. Хәзер бар да, бер-берсеннән күреп, триммерлар алдылар. Профлистлар кулланып, бакчалар матур итеп уратылган, түбәләр ябылган. Шунысы кызганыч, авыл матурланып, барысы төзелеп бетеп бара, ә халык кына азая. Исем куштырыга мәчебез, тәрбияләргә балалар бакчабыз, мәктәбебез бар, бөтен шартлар тудырылган адәм баласына, тик яшьләр, балалар аз. Бер 30-40 елга соңладык…

– Җаваплылыгы чиклән җәм­гыять “Мишәр”нең авылның алгарышына керткән өлешен күрдек, ә ул кайчаннан эшли башлады?
– 1989 елда Россиядә беренче 25 фермерларның берсе мин идем…

Газинур Рәфгать улы Яхудин – аерым, бик мактап язарга лаеклы шәхес. Менә күптән инде Яфар авылы турында язарга хыял бар иде, сәбәбе килеп чыкты. Әле октябрь аенда Пермьдә «Минем авылым» конкурсында нинди бүләк алуларын белгәч, башка бер актив әңгәмәдәш табып, авылның тарихын да күрсәтеп язып узарбыз. Ә Газинур Яхудинга киләсе елның 15 октябрендә 65 яшь тула. Шул датага атап, укучыларыбызга аның турында, гаиләсе, эшләре турында тәфсилләбрәк язарга вәгъдә итәбез.

Фәннур ГАЙСАРОВ.

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*