tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур җәмәгатьчелеге тагын бер милләтпәрвәр шәхесен югалатты…
Оренбур җәмәгатьчелеге тагын бер милләтпәрвәр шәхесен югалатты…

Оренбур җәмәгатьчелеге тагын бер милләтпәрвәр шәхесен югалатты…

14 ноябрь көнне иртән якын дустыбыз, киңәшчебез, каләмдәшебез  Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте. Бу хәбәрне ишетү барыбыз өчен бик авыр булды, күңел ышанмый торды, бу аяусыз чирнең тагын бер милләтпәрвәр шәхесебезне тартып алуыннан  шок хәлендә калдык…

Мансур Габидулла улы журналистикада да каләмен чайрады, “Яңа Вакыт” битләрендә аның күп мәкаләләре дөнья күрде, ул бик күп матур шигырьләр, җырлар язып калдырды. Кызганыч, алар китап итеп басылмый калды, бары тик үзенең тырышлыгы белән Интернет киңлекләрендә “Ташка басылмаган китап” формасында урын алдылар.

Мансур Сәгъдиев 1946 елның 11 декабрендә данлыклы Муса Җәлилебез Ватаны – Мостафа авылында туган. Оренбур педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Авыл мәктәбендә укытучы, завуч, директор була. 1976 ел ахырыннан Оренбурда яшәде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Татар интернет-хәрәкәтендә актив эш алып барды, иң беренче уздырылган “Татнет йолдызлары” форумында катнашты, социаль челтәрләрдәге төркемнәр администраторы булды. Бик актив татар дөньясындагы яңалыкларны җиткереп килде, үз фикерләре белән уртаклашты, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә битараф түгел иде.

Ул Оренбур шәһәр “Туган тел” татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды. Бик милли җанлы, фидакарь шәхес иде. Оныкларын да, яртылаш рус милләтеннән булуларына карамастан, татарлыкка тартып тәрбияләде. Татар телен бик камил дәрәҗәдә белгән кеше, күпләргә остаз, сүз һәм эш кешесе булды.

Мансур Габидулла улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

«Яңа Вакыт» редакциясе, Оренбур шәһәре

* * *

Су сипмәгез, янып калыйм әле
Һич югында тагын аз гына.
Дөрләп янган гына очкын чәчә,
Пыскып сүнгән өсти ыс кына!

* * *

Тормыш шулай итә:
Кемгә көмеш төртә,
Кемгә бакыр гына тамыза.
Берәүләрне күмә данга-малга,
Берәүләрнең яшен агыза…

БӘХЕТ

Бик бәхетле булу – буй җитмәс хәл,
Бәхетсезлек бит ул – фаҗига.
Шуңа да мин өзеп җавап бирмим,
Бәхетлеме, дигән сорауга.

Җавап бирмим, чөнки үзем белмим,
(Бәлки, хәерледер белмәвем)
Мин бәхетле, диеп, күкрәк какмыйм,
Юк кулымда бәхет үлчәвем.

Гомер күге болытсыз чалт аяз,
Бер кайгысыз кеше булырмы?
Узганымда да күп борчуларым,
Туар көннәрем дә томанлы.

Бәхтең бармы, Ходай бәндәсе, дип,
Берүк, миннән сорау алмагыз.
Җанны кызыксыну кытыкласа,
Күзләремә генә карагыз.

ЯЗГАН ЯЗМЫШ

Әйләнә дә тагы килә
Бу дөньяның көзләре.
Яз да җитә, узып китә,
Калса-кала эзләре.

Безгә кадәр бу юллардан
Узган күпме кешеләр:
Шәйләп үткән, сизми киткән,
Башка шуның ишеләр.

Үлән үскән, карлар төшкән,
Кабат эреп акканнар.
Эзләренә, уйсыз-өнсез,
Бер үткәннәр кайтканнар.

Ваемсыз яшәү чыгыры
Һич тә тынып тормаган –
Язын-җәен, көзен-кышын
Чорнаган да, чорнаган.

Ә бер көнне – туктап калган.
Вакыт узган – югалган.
Тузан күмгән, хәтер сүнгән –
Мескеннәрдән ни калган?!

МӨНӘҖӘТ

Бу дөньяга килгәнбездер
Зур сынаулар үтәр өчен:
Нидер күреп, нидер кылып,
Нидер алып китәр өчен.

Кеше гомре мизгел генә
Меңьеллыклар мизанында.
Нинди эзләр калыр бездән
Фани дөнья тузанында.
Хак Тәгаләм, рәхмәтең киң

Тугры юлда йөргәннәргә;
И Ходаем, бирче мәдәт
Юл табалмый йөдәгәнгә.

Кире кайтыр юллар ябык
Мәңгелеккә үткәннәргә.
И Ходаем, бир сабырлык
Киткәннәргә, көткәннәргә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*