tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта “Җәлил укулары”
Оренбургта “Җәлил укулары”

Оренбургта “Җәлил укулары”

1 декабрьдә Оренбургта Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә, балалар һәм мәктәп укучылары катнашында, “Җәлил укулары”ның зона этабы башланды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев инициативасы белән Россиядә һәм чит илләрдә 1 октябрьдә старт алган “Җәлил укулары” II Халыкара бәйгесенең икенче зональ туры 10 декабрьгә кадәр бара.

Бу бәйгедә өлкәбезнең Әсәкәй, Александровка, Иләк, Матвеевка, Октябрьски, Переволоцки, Сакмар, Сарыкташ, Шарлык районнарыннан, Оренбургтан, Саратов шәһәреннән һәм Казахстан Республикасыннан беренче турны уңышлы үткән 75 конкурсант катнашты. Ә кечкенә шигырь укучылар, озын кышкы юлга чыгып тормый гына, үзләренең видео язмаларын жюри хөкеменә җибәргәннәр. Жюри төркемендә М.Фәйзи театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев, педагогия фәннәре кандидаты Әлфия Абдулхаликова, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев, Х.Ямашев исемендәге китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова булдылар.

“Җәлил укулары” бәйгесенең II этабы 7 номинациядән тора: Җәлил шигырьләрен татарча, русча яки дөнья телләрендә уку. Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен шулай ук татар һәм рус телләрендә уку. Яшь җәлилчеләр дигәнендә яшь иҗатчылар Җәлил турында үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый ала. Бу номинацияләр, балаларның яшьләренә карап, дүрт төркемгә бүленгән: 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр. 14-17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Казан кунагы Алмаз Азат улы Нургалиев, бәйгене ачып, болай диде: “Бу бәйгене бәйрәм дип әйтсәк тә, ялгышлык булмастыр. Җәлил бәйрәме, шигырь бәйрәме. Бәйрәмне төп ясаучылар – ул сез – Оренбургның асыл уллары һәм кызлары. Оренбург ул татар милләте өчен күп эшләр башкарган төбәк. Халкыбыз авыр вакытларда да шушында сыенган. Татар мәдәнияте өчен күренекле күп шәхесләр биргән як бу. Шулар арасында нәкъ менә Муса Җәлил – сезнең якташыгыз. Җәлил бүгенге көндә татар халкын иң таныта торган шәхес”, – диде.

“Җәлил укулары”ның Оренбург зона этабын оештыручы – Региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте барлык катнашучыларга сертификатлар, бүләкләр, коры ашамлык һәм җимеш суты салынган пакетлар әзерләгән. Театр фойесында балаларга көч җыйнап алу өчен милли ризыклар тезелгән чәй өстәлләре.

Нәфис сүз осталары татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен бик сәнгатьле сөйләделәр. Күпчелек чыгыш ясаучылар, зур экранда шигырьнең тәэсир көчен арттыру өчен, фото-видео материаллар да алып килгәннәр. Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачаклар.

Фәннур Гайсаров,
Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*