tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе татар хатын-кызлары сөлге чигә
Оренбург өлкәсе татар хатын-кызлары сөлге чигә

Оренбург өлкәсе татар хатын-кызлары сөлге чигә

Оренбург өлкәсе хатын-кызлары “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тәкъдим иткән “Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсенә әзерлек эшендә актив катнаша. Бездә ул тулы бер бәйгегә әверелде. Әсәкәй районы, Яңа Солтангол авылыннан сөлге чигүче кыз Әлфия Дәүләтҗановага 36 яшь. Хәзерге вакытта ул мәдәният йорты мөдире. Кулына инә тотарга өйрәнгән көннән башлап, ул чигү чигә. Бу һөнәргә аны әбисе өйрәткән. Әлфия – Әсәкәй районы “Ак калфак” оешмасы әгьзасы, “Чишмә” халык фольклор ансамбленә йөри. Беренче сөлгесен мәктәп елларында укыганда, 14 яшендә авыл сабан туена чиккән. “Бәйгегә әзерләнгән сөлгенең  тарихы 1901нче елга барып тоташа. Әсәкәй районы, Яңа Колшәриф авылы клубының музеенда булган чигү урнәгеннән алынды,” – ди Әлфия. Бәйгедә ул 1 нче урынны яулады.

Саракташ район үзәгеннән сөлге чигүче кызыбыз Линара Таҗетдиновага әле 18 яшь кенә. Ул фотога төшерү белән дә шөгыльләнә. Беренче чигү эшенә 5 нче сыйныфта укыганда алынган. Шул вакытта кызчыкта кул эшенә зур кызыксыну уяна.

8нче март бәйрәмнәренә бүләккә кулъяулыклары чигә башлый. Бу сөлге-Линараның беренче зур эше. Чигүче кыз сөлгесе турында болай дип яза: «Саракташ районы бик матур җирдә урнашкан.Таулары, урманнары, басулары, елгалары бик мул аның.Тауларында файдалы үләннәр, басуларында арыш hәм бодай, урманнарында җиләк-җимеш үсә. Җиребезнең иң зур байлыгы -тырыш hәм эшчән кешеләр . Үзенең туган җиренә гашыйк халкы төрле һөнәрләр белән шөгыльләнә.Хатын-кызлар шәл бәйли, чигү чигә.Табигатьнең байлыгы шушы кул эшләрендә чагыла. Минем сөлгемнең ак төсе-тазалык, пөхтәлек билгесе.Чигелгән чәчәкләрем -мәтрүшкәләр, алар янында – кылган үләннәре ,алтын төстәге җепләр – ул тулы башакларны хәтерләтә”. Линара Таҗетдинова чиккән сөлге бәйгедә 2 нче урынга лаек.

Бу сөлгене чигүче апа – Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Татар Каргалысы авылыннан Рәйфә Габракипова. Аңа 60 яшь.Ул шушы җирлектәге «Ак Калфак» оешмасы җитәкчесе. Сөлгене хәләл җефете Фуат абый белән бергә чиккән. Берсе бер баштан, икенчесе икенче баштан. Рәйфә ханым 5 яшьтән шәл бәйли, чигү чигә. Тегү эшләре белән дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, милли рәсемнәр белән юрган сыра.  Ире Фуат Абый йортлар сала. Ә чигәргә ул, 1 нче сыйныфта укыганда, хезмәт дәресендә өйрәнгән. Сәйләннәр белән дә чигәргә ярата.
-Татар Каргалысы авылы чиялеккә һәм чәчәкләргә бай. Чияләре эре, тәмле. Чәчәкләре матур, хуш исле. Шул чияләрне һәм чәчәкләрне үзебезнең сөлгедә күрсәтергә булдык. Каргалыбызның символы булып торсын әле,  – ди Рәйфә ханым.
Сөлге конкурста 3 нче урынга лаек булды.

Альбина Әпсәләмова

Оренбург өлкәсе 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*