tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтә
Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтә

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтә

Юбилей чарасы Оренбург шәһәренең М. Фәйзи исемендәге театр бинасында оештырылды. Кунакларны ишек төбендә үк милләттәшләребез каршы ала. “Умырзая” ансамбле халык җырларыбызны башкарып сәламли. Оешманы котларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Идел буе Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә килде.

Биредә шулай ук Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары-төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Олег Димов та катнашты. «Татарстан – Оренбург өлкәсенең тугандаш республикасы. Татарлар өлкә икътисадының һәр тармагында тырышып эшли. Сез – үз гореф-гадәтләрен, халык җәүһәрләрен саклаучы милләт. Бүгенге форсаттан файдаланып, үземнең зур рәхмәтемне җиткерәсем килә,”- диде ул.

Залга җыелган милләттәшләребезне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. «Без бүген бирегә килүебезгә бик шат. Күптән түгел генә Калининград өлкәсендә булып кайттык. Анда халкыбызның фронтовик шагыйре Фатих Кәрим каберенә чәчәкләр салдык. Бүген менә Оренбургта. Монда килгән барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Инде белгәнебезчә, быел Бөтенроссия халык санын алу узачак. Әлеге чарага җитди каравыгызны һәм актив катнашуыгызны сорыйм,”- дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятен 20 еллык юбилее белән Россия төбәк милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре дә котлады. Алар арасында Әзербайҗан, Кыргызстан, Чечня, Дагыстаннан килгән вәкилләр бар.

Мохтарият җитәкчесе Илдус Дәүләтов белдергәнчә, өлкәдә 150 мең татар яши. “Милләттәшләребез тырышып хезмәт итә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз.  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы актив эшчәнлек алып бара. Башкарган эшләребез күп, ләкин әле алда торган планнар да шактый.  Бергә булсак, барысын да булдырырбыз!” – диде, котлаулар өчен рәхмәтен җиткереп.

Юбилей уңаеннан оештырылган чара музыкаль чыгышлар, котлаулар белән дәвам итте. Актив милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырылды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*