tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург студенты Аиза Фазлыева Дельфи уеннарында җиңү яулады
Оренбург студенты Аиза Фазлыева Дельфи уеннарында җиңү яулады

Оренбург студенты Аиза Фазлыева Дельфи уеннарында җиңү яулады

Дондагы Ростов шәһәрендә XVIII Россия яшьләр Дельфи уеннары уза. Бу – иң югары сәнгать форумы, анда абсолют лидер хокукы өчен бары тик бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр генә ярышалар. Уеннарда җиңү – теге яки бу төбәкнең башкаручылар хәзерләүче мәктәбенең (исполнительская школа) дөньякүләм профессионаллар бергәлегендә танылу алуны аңлата.

Академик вокал номинациясендә алтын медальне Леопольд һәм Мстислав Ростроповичлар исемендәге Оренбур Дәүләт сәнгать институты студенты Аиза Фазлыева (профессор Анна Басова классы) һәм аның концертмейстеры Светлана Жеманова алды. Җиңүне сенсация буларак бәяләргә мөмкин, чөнки Оренбуржьеның академик вокалында алтын медаль нибары бер тапкыр 2005 елда эләкте. Ул вакытта Сергей Петрищев җиңү яулады, хәзерге вакытта ул Н.И.Сац исм. Мәскәү дәүләт академия музыкаль театры солисты булып тора, – дип хәбәр иттеләр төбәк мәдәният һәм тышкы элемтәләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Аиза Фазлыева Татарстан Республикасының Саба районыннан. Ф.З.Яруллин исм. Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, сәнгать өлкәсендә югары белем алу макстаты белән Оренбур сәнгать институна укырга керә. Бүген ул өченче курста укый. Әйтергә кирәк, бу институтта укыган милләттәшләребез: Салават Шафиков, Руслан Кәбиров, Лиана Фәттахова, Динара Хафизова, төрле зур дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулап, төбәкнең сәнгать институтының дәрәҗәсен югары күтәрделәр. Укыган һәр студент өлкә күләмендә үткәрелгән күпсанлы милли чараларның йөзек кашы булдылар.

14 елдан соң Оренбуржье академик вокал мәктәбе Россиянең классик сәнгатендә кабат алдынгы урыннарны били. Дельфи уеннарында җиңү – Оренбур өлкәсен Дельфи рейтингы баскычында күтәрү дә. Хәзерге вакытта нәкъ менә Дельфи рейтингы төбәкләрдә сәнгать үсеше дәрәҗәсен генә түгел, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары тарафыннан яшь талантларга мөнәсәбәтне дә күрсәтә торган юнәлеш булып тора.

Быел Россиянең XVIII яшьләр Дельфи уеннарында Россиянең 83 регионыннан 10 яшьтән 25 яшькәчә 2500 гә якын егет һәм кыз катнашты. Ярышлар барышында 70 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләр һәм призерлар талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен каралган РФ Президенты грантлары кысаларында премияләр алачаклар. Коллектив өчен премиянең иң зур күләме – 500 мең сум. Премияләрне шулай ук 14 яшьтән кечерәк катнашучылар да ала алачак.

Фәннур Гайсаров

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*