enrutat
Баш бит / Оренбург театрының юбилей гастрольләре
Оренбург театрының юбилей гастрольләре

Оренбург театрының юбилей гастрольләре

2015 ел Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры өчен бик  җаваплы. 2015 елда  беренче  татар театр труппасы  барлыкка килүенә 110 ел тула һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург  дәүләт  татар  драма театры оешканына 25  ел була.

Сводная афиша ОКОНЧ.Бу юбилей  елда  театр  коллективы  Татарстанның  башкаласында, данлыклы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә  гастрольләр  үткәрә.

13, 14 һәм 15 февральдә Казан  тамашачысы театрның  иң мавыктыргыч  спектакльләрен  күрә  ала.  Гастроль  афишасының репертуарында танылган  татар драматургы Фатих Әмирханның  “Яңа кешеләр” драмасы, атаклы француз  комедиографы Жан – Батист Мольерның  “ Хәйләкәр уеннары” комедиясе  һәм күренекле татар драматургы  Туфан  Миңнуллинның  “Төш” исемле драматик хикәясе.

13 февральдә Фатих Әмирханның “Яңа кешеләр” драмасы. Башлана 19.00 сәг.

14 февральдә Мольерның “Хәйләкәр уеннары” комедиясе. Башлана 18.00 сәг.

15 февральдә  Туфан Миңнуллинның “Төш” исемле драматик хикәясе. Башлана 18.00 сәг.

"Төш"

«Төш»

Белешмә: Оренбург татар театрының бай һәм данлыклы тарихы бар. Аның барлыкка килүе,татар театры сәнгатенә нигез салучы Ильясбек Кудашев – Ашкадарский исеме белән бәйле. Чөнки нәкъ безнең шәһәребездә 1905 елның декабрендә беренче татар театр труппасы оеша. Бу вакыйга халкыбызның үсеш тарихында гына түгел, ә бәлки барлык төрки халыклар өчен дә әһәмияте бәһаләп бетмәслек, искиткеч зур вакыйга. Шул ук Оренбургта күп еллар төрле исем белән татар труппалары эшли. Артистлар арасында беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжская, Вәли Мортазин – Иманский, Нури Сакаев та була. 1916 елда  Октябрь түнтәрелешеннән соң оештырылган “Шәрекъ” труппасында танылган сәхнә осталары Камал l, Фатыйма Камалова, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская уйный.

"Шурале обид не помнит" Оренбург татар театры берничә исем алыштыра. Ул “Татар артистлары драма коллективы”, “Оренбург колхоз – совхоз театры”,”Идель буе колхоз – совхоз театры “ дип тә йөртелә. Озак еллар Оренбург татар театрын , үз эшенә чын күңелдән бирелгән Вәли  Фатыйхов җитәкли, өлкә филармониясендә төркем рәвешендә булса да труппа эшләп килә. Бер ара Оренбургта татар театры тормышы тынып кала.

80-нче еллар ахырында, милли хәрәкәт активлашкан бер чорда татар театрын яңадан оештыру  мәсьәләсе күтәрелә. Ул эшне башкару өчен татар җәмәгатьчелеге  Татарстаннан танылган  режиссер  һәм артист  Рөстәм Абдуллаевны чакыра.

Оренбург татар театрының яңа тарихы 1990 елның  27 июненнән  башлана. 1991 елда ул  Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры дип атала башлый. Хәзерге вакытта театр, Россия Федерациясенең (2005ел) һәм Татарстан Республикасының (1984 ел) атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев җитәкчелегендә уңышларга казанып , реконструкциядан соң ачылган, искиткеч матур, мәһабәт, заманча ясалган бинада эшләп килә. Театр бик еш гастрольләргә чыга. Башкортостан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстерхан, Уральск, Актүбә һәм башка шәһәрләрнең театр сөючеләре Оренбург театры иҗаты белән таныш.

Рөстәм Абдуллаевның сәхнәдәш дуслары һәм фикердәшләре, аның белән бергә театрның нигез ташларын тәшкил итүче талант ияләре — Россия Федерациясенең атказанган артисткасы (1995 ел) Люция Абдуллаева,  Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел)  Айрат Хәбибуллин, яшьләрдән Илфат Гомәров, Гөлгенә Әбдрәкыйпова, Маргарита Сәгыйтова, Марсель Рәхмәтуллин, Алия Салпикова, Алмаз һәм Рәмилә Мостафиннар, Илдар Байменов, Рәзифә Хәйруллина, Назия Дибаевалар өлкәдә үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүче булдылар. Театрның 25 еллык елъязмасы кайбер театрларның 50 еллык тарихын да уздырып җибәрә дисәк тә һич мактану булмас. Чөнки төп халкы татар булмаган төбәктә татар театры ул сәнгати функцияләрне генә үтәми, ул – халыкның милли аңын кайгыртучы  да, аны оештыручы да, моң-зарын тыңлап, дөрес юлга әйдәүче дә булган милли-мәдәни үзәк ул.

женитьба по ататрски Театрның төп бурычына килгәндә – 25 иҗади ел эчендә 100-дән артык спектакль һәм театральләштерелгән концертлар, тамашалар, әдәби-музыкаль  кичәләр куелган. Театр ел саен, инде традициягә кергән, изге Рамазан бәйрәменә багышлап, зур концерт әзерли.Татар балалары укыган уку йортларында чыгыш ясап, туган халкына мәгърифәт нуры сибүче булып тора.

Бай репертуарда төрле жанрдагы, классик һәм хәзәрге заман татар, башкорт, рус, чит ил драматурглары язган әсәрләр. Шөһрәтле  “Дүрт әби һәм Әхмәди” (Флорид Бүләков), “Капкан саен калҗа булмый”(Александр Островский),  “ Кар астында кайнар чишмә” (Аяз Гыйләҗев),“Алтын туй” (Азиз Несин),”Банкрот” (Галиәсгар Камал), “Язлар моңы”(Әхәт Гаффар),”Тутый кош” (Кәрим Тинчурин), “Нәзер”, “Төш” (Туфан Миңнуллин), “Зрә дә гашыйк таксист”(Рэй Куни), “Хәйләкәр уеннары”(Жан- Батист Мольер), “Адашкан күңел”(Мирхәйдәр Фәйзи), “Кыска озын юл”(Игорь Герман),”Ольга”(Лаура Руохонен), “Яңа кешеләр”(Фатих Әмирхан), “Бармы ришвәткә дәва?..” (Зөлфәт Хәким) һәм башка спектакльләр аеруча уңышлы булды һәм тамашачылар белән җәмәгатьчелекнең уңай фикерен алдылар.

Театр үз казанында гына кайнамый, репертуарны тагы да баету, яңа төсләр өстәү максаты белән төрле стильләрдә эшләүче режиссерлар, рәссамнәр чакыра. Театр көннән-көн, елдан-ел үзенчәлекле, игътибарга лаеклы икәнен исбат итеп килә.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*