enrutat
Баш бит / Озын Куак авылында Сабантуй гөрләде
Озын Куак авылында Сабантуй гөрләде

Озын Куак авылында Сабантуй гөрләде

Сабантуй бәйрәмен үткәрер өчен өйрәнергә Озын Куакка барырга кирәк. Булдырдылар, бик шәп булды.
Соңгы елларда сабантуй ешрак район үзәкләрендә, зур авылларда һәм шәһәрләрдә үтә. Билгеле аны үткәрер өчен зур чыгымнар таләп ителә, шәһәрдә һәм зур авылларда теләсәң моны табып була
Үткән атнада күләме белән  Зур республика сабантуе Чабаксар шәһәрендә үтте. Бүген кечкенәрәк авылда, Батыр районы Озын куак авылында. Мин аларны чагыштырып , кайсы яхшырак дигән фикер тудырырга җыенмыйм. Монда оештыру сәләтенең сыйфаты турында сөйләшергә кирәк.
cКечкенә авылда сабантуй уздыру җиңел түгел төсле. Бәлки шуңа күрә күп кенә татар авылларында сабантуйны үткәрмиләрдә. Чөнки бәйрәм мәшәкатьләрен үз өстенә ала торган колхозлар таралган, яки акчасыз интегә. Ләкин, барыбер авыл халкы үзенең борынгы бәйрәмен сагынып яши. Сабантуй иң беренче чиратта авыл халкы һәм читтән кунакка кайтучы авылдашлар өчен үткәрелә.
Менә шундый сабантуй белән танышыйк әле. 300 дән артык йортлы Озын Куак –  үзенә күрә данлыклы авыл. Федераль юл өстендә, бер поселениядә ике авыл , чуашлар яши торган Ишәк авылы һәм татарларныкы Озын Куак авылы. Гомере буе бик тату яшиләр. Бу авыллардан озак еллар буе ЧГУ ректоры булып эшләгән галим Лев Кураков туган. Советлар Союзы Герое Баки Рахимов, академик Шәкуров Озын Куакта туып үскән.
Бүген Озын Куак поселениясенең тирән традицияләре бар. Монда гыйлемгә омтылалар, җирне яраталар, игенчелектә һәм малчылыкта тырышып эшлиләр.
24 май, шимбә көнне, көндезге 11гә кадәр халык, сабантуй мәйданына шыгрым булып килеп тулган. Мәйданны бизәр өчен хәйран гына акча тотканнар. Сабантуй кунакларына махсус бүләкләр әзерләгәннәр, «Сабантуй. Рәхим итегез!” дигән язмалы кепкалар, значоклар, чәйнек-поднослар әзерләп куйганнар. Хәтта көрәш мәйданында җиңүчеләр бүләге дә шундый язулы логотиплардан тора иде. Үзәк урамында багана саен «Бәйрәм бүген, Сабантуй” дип милли язымнар элеп куйганнар. Сәхнә, төп капкалар барысыда матур бизәкләр, авыл күренеше һәм алдынгы кешеләр фоторәсемнәре белән җыештырылган. Җитмәсә табигатьтә, Ходай, шундый матур кояшлы көн бүләк итте сабантуйга килүчеләргә һәм аны оештыручыларга.
Көндезге 11 сәгатьтә төп капкадан бизәлгән атлар олавы пәйдә булды. Милли киемнәрдән, бизәлгән атлар белән сабантуй мәйданы тулды. Алып баручылар сабантуй бәйрәмен ачып җибәрер өчен алдынгы хезмәткәрләрне, шәхесләрне милли сабантуй әләмен күтәрергә чакырдылар. Бәйрәмнең Сабантуй, Чуашстан һәм Русия әләмнәре күтәрелде, язгы кыр эшләрендә катнашкан алдынгы авылдашларны зурладылар.
«Тормыш” агрофирма алдынгыларын бүләкләү бик зурдан булды. Махсус әзерләнгән пакетларда затлы бүләкләр, яхшы рамаларда рәхмәт хатлары үзләренең хуҗаларына, кыр эшендә актив катнашучыларга барып җитте. Аларның саны иллегә якын кеше иде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше бердә ялыктыргыч булмады. Котлаучылар сүзләрен оператив рәвештә халыкка җиткезделәр. Аларның саны байтак иде.
Җирле үзидарә башлыгы Әльфрит Айбетов ике авылда иң чиста, тәртипле йорт хуҗаларына бүләкләр тапшырды. Калганы элеккечә, «Озын Куак”ча иде. Тамаша караучылар махсус урындыкка, агач эскәмияләргә , куе үләнле чирәмгә утырдылар. Читтән яллап китерелә торган эстрада йолдызлары Нияз Җәләлов, Айдар Габдиновлар программаны башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәгә чират торып Озын Куак авылының «йолдызлары» күтәрелде. Күршедәге чуаш авылы Ишәктән чакырып китерелгән вокаль ансамбль сабантуй бәйрәмен бизәделәр. Сәхнәдә һәр чыгыш ясаучыга һәм уеннарда катнашучыларга «Тормыш» ширкәте исеменнән бүләкләр явып торды.
Бизәлеш дигәннән, бәйрәм аланында төсле тасмалардан, татарча итеп язылган язмалардан төрле бизәкләр белән бизәлгән, мәйданда көне буе милли көйләр яңгырады. Бар нәрсә дә тыныч, табигый иде. Монда һәркем үзен ихатасында, үз йортында кебек хис итте. 6-7 сәгать концерт барган булса, 12 төрле уен, ике төрле көрәш кичке 7гә кадәр барды. Кичен һәр урам артистларының чыгышы белән дәвам итте. Уенны үткәрүчеләр озак итеп үткәрделәр, бүләкләрне мул итеп эләштеләр. Монда һәр кеше игътибарда.
Минемчә монда бөтен эш төп оештыручыдан килә. Шәйхетдин улы Рәшит Сәнҗапов, Бөтенрусия татар авылларының иҗтимагый оешмасы рәисе, «Тормыш” агрофирма” оешмасының рәисе белән Озын Куак авылы поселениясе башлыгы Әльфрит Айбетов барысын да уйлаганнар, җиренә җиткереп, барысына да ял итү өчен уңайлыклар тудырганнар, эшләүчеләрне дөрес җәлеп итә белгәннәр. Сабантуй үткәрергә төзелгән фондның күләме берничә йөз меңнән тора. Монда хуҗалык акчасы белән Рәшит Сәнҗаповның үзенең акчасы, җирле эшмәкәрләрдән җыелган матди ярдәм булышлыклары күренеп тора.

Барысыда үтә күренеп тора, кемнән күпме кергән, күпме тузган, кая киткән, беркемнән дә яшерелми. Көне буе мәктәп укытучылары, хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр барысыда оештыру эшендә эшләделәр. Беркем дә минем эшем түгел дип ягада, читтә басып тормады. Бәлки шуңа күрә кечкенә авыл башка авылларга үзен уңай мисал итеп күрсәтә алды. Карарга, күрергә, өйрәнергә килгән кешеләр дә байтак иде. Озын Куак үзен зур итеп күрсәтә белде, шуңа күрә САБАНТУЙ бәйрәме чын халыкча булды.. Халык чын күңелдән ял итте, авылы белән горурланды. Әфәрин!

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*