tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Печән базарына рәхим ит
Печән базарына рәхим ит

Печән базарына рәхим ит

23 май көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» журналы «Печән базары» флэшмоб-акциясен уздыра. Әлеге чара Казанда туристик сезон ачылышына нисбәтләнә.

Акция программасында «Печән базары» театральләштерелгән ярминкәсе, ачык әдәби мәйдан, авторлар белән танышу, балалар өчен уен аланы, яңа китаплар тәкъдим итү, авторлар белән танышу. Болар барысы да ачык һавада узачак, дип хәбәр итә проект авторлары.

«Ярминкә тулаем ХХ гасыр башы рухына туры китереп оештырылачак – кунаклар бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән вакытларга сәяхәт итә һәм үзләрен шул чор кешесе итеп тоя алачак. Чара үз заманында татар дөньясының үзәге булып саналган Иске татар бистәсендә, Мәрҗәни мәчете тирәләрендә үткәрелә», – ди Бөтендөнья яшьләр форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин.

Ярминкәдә шәһәребездә һәм башка төбәкләрдә укучы студентлар тарафыннан ясалган сувенирлар, милли ризык, сәнгать әсәрләре, шамаилләр, кул эшләре, төрле китаплар тәкъдим ителер дип көтелә.

Әдәбият мәйданы исә ике өлештән торачак. Кабан күле буенда ирекле китап уку зонасы, урам китапханәсе оештырылачак, анда һәр теләгән кеше утырып укый, ял итә алачак.

Бистәнең ишек алларында авторлар белән очрашулар, китап презентацияләре, мастер-класслар оештырылачак. Әдәби парк кунаклары – Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Марат Кәбиров, Халисә Ширмән һәм башка язучылар.

Чарада «ирекле микрофон» форматында үз әсәрең яисә яраткан авторыңның әсәре белән таныштыру мөмкинлеге дә каралган.

Чара программасы:

9.00 – Ярминкә һәм Парк ачылышы

10.00-13.00 – Балачак мәйданы

14.00 -18.00 – Авторлар белән очрашу, яңа китаплар тәкъдим итү, шигъри мизгелләр, чыгышлар

19.00 – Ярминкә һәм Парк ябылышы

Акциядә катнашу шарты – киемегездә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш.

Быел «Печән базары» ярминкәсе «Ялкын» журналының 90 еллык юбилеена нисбәт ителә.

Исегезгә төшереп узыйк, беренче «Печән базары» 2013 елда уздырылды һәм бөек шагыйребез Г.Тукайның үлеменә 100 ел тулуын искәртүне максат итеп куйды.

Әлеге чара Казан шәһәре башкарма комитеты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» журналы тарафыннан оештырыла.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*