tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары”ның кышкы версиясе – JADID FEST юбилейлы 5 тапкыр оештырыла
“Печән базары”ның кышкы версиясе – JADID FEST юбилейлы 5 тапкыр оештырыла

“Печән базары”ның кышкы версиясе – JADID FEST юбилейлы 5 тапкыр оештырыла

10-15 декабрь көннәрендә Казанда JADID FEST узачак. Бишенче тапкыр оештырыла торган чара быел Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана. Моның белән бәйле рәвештә JADID FESTның урыны да үзгәрәчәк. Оештыручылар зур чаралар үткәрелми торган Яңа татар бистәсен халыкка башка яктан ачарга, аның тарихы белән шушы территориядә яшәгән кешеләр аша таныштырырга ниятли.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында JADID FESTка багышланган матбугат конференциясе оештырылды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова билгеләп киткәнчә, JADID FEST “Печән базары”ның дәвамы итеп башлап җибәрелә.

  • Дизайн-маркет форматы үз-үзен аклый дип саныйбыз. Глобаль һәм локаль әйберләрне кушып, “Печән базары”ның кышкы версиясен JADID FEST фестивален уздыра башладык. Җәдидчеләр ул – XX гасыр башында яңалык кертүчеләр, реформаторлар, шәһәр мәдәниятен үстерүчеләр. Без үзебезне татар урбанистлары дип атыйбыз һәм фестивальне дә шушы исем белән башлап җибәрдек, – ди ул.

Ел саен JADIDFESTның тематикасы үзгәреп тора. Быелгысы иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак.

  • JADIDFESTта иң төп объект фотокүргәзмә булачак. Анда Яңа татар бистәсенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тасвирланачак. Киләчәге дигәндә, бу бистә шәһәр өчен бик перспективалы территория булып санала. Аның буенча күп кенә архитекторлар үз проектларын төзеде. Бистәгә үзгәрешләр керткәндә, аның тарихы да онытылмасын иде. Фотокүргәзмәдән тыш, JADIDFEST кысаларында Яңа татар бистәсенә багышланган лекцияләр укылачак, экскурсияләр уздырылачак, – дип сөйләде тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Айрат Фәйзрахманов.

Узган елларда JADIDFEST берничә көн дәвамында гына уздырылса, бу юлы аны атна дәвамында диярлек оештырырга булганнар. Фестиваль вакытында бистә резидентлары тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр экскурсияләр үткәреләчәк. 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*