tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза татарлары «Тургай» фольклор балалар бәйгесенә чакыра
Пенза татарлары «Тургай» фольклор балалар бәйгесенә чакыра

Пенза татарлары «Тургай» фольклор балалар бәйгесенә чакыра

Пенза өлкәсендә «Тургай» фольклор балалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Пенза татарлары сайтында хәбәр ителә.

«Тургай» конкурсында балалар фольклор һәм хореография ансамбльләре, солистлар һәм төрле музыка уен коралларында уйнаучылар катнаша ала. Видеороликлар 2020 елның 20 ноябренә кадәр (электрон почта: [email protected]) кабул ителә. Сораулар булса, 89272897117 телефоны аша мөрәҗәгать итеп була.

Конкурста иң яхшы номерларны жюри сайлап ала. Җиңүчеләр декабрь башында узачак гала-концертка чакырылачак. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, шулай ук «Сура өлкәсенең иң моңлы тургае» исеме биреләчәк.

Бәйге Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы, шулай ук Пенза өлкәсенең М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәсе ярдәме белән үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*