tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада өлкә Сабантуе гөрләп үтте
Пензада өлкә Сабантуе гөрләп үтте

Пензада өлкә Сабантуе гөрләп үтте

Пенза Сабантуе гадәттәгечә шәһәрнең В.Белинский исемендәге үзәк паркында булды. Бәйрәмне ачып җибәрде өлкә губернаторы Василий Кузьмич Бочкарев. Ул бөтен Пенза өлкәсендә яшәүче милләт кешеләрен Сабантуй белән котлады. Милли традицияләрне сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде. Кызганып сөйләде халкыбызда демографиянең түбән булуы турында. Моның буенча, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, проблеманы уңай якка чишүләрен соралды. Халыкның авыллардан китүе дә губернаторны борчый. Урыс авылларыннан гына түгел, шулай ук татар авылларыннан да халык китү сәбәбе буенча мәктәпләр ябыла башлаган. Биредә, губернатор, эшкуарлардан һәм авыл администрацияләре башлыкларыннан авылларда халыкка эш урыннары ачуларын соралды. Шуның белән дә авылны сакларга мөмкин булачак. “Алайда,- ди ул,- килер бер көн, кайчан процесс кире якка борылыр, халык авылга, туган ватаннарына кайта башларлар, әмма моның өчен барыбызга да яхшы эшләргә кирәк.” Аннары ул татар халкының алдынгы уллары һәм кызларына Хөрмәт хатлары тапшырды. Пенза өлкәсенең Законнар чыгару җыелышының рәисе Иван Александрович Белозерцев сәхнәгә чыгып, кырлардагы язгы чәчү эшләре тәмамлану белән чын күңеленнән тәбрикләде һәм “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Пенза Администрациясе башы Чернов Роман Борисович бәйрәмдә катнашучыларны сәләмләде, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Пенза халкын бердәмлеккә чакырды һәм ул да Хөрмәт хатлары тапшырды. Өлкә татар автономиясе рәисе Бакир Акжигитов сәхнәгә күтәрелеп милләттәшләрен, ерак һәм якыннан килгән кунакларны, бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде.

Сабантуйга гадәттәгечә Татарстан Республикасыннан да кунаклар катнашты. Быел алар Лениногорск районыннан килделәр. Татарстан делегациясе башлыгы, Лениногорск меры Рягат Галиагзам улы Хусаинов халык каршына чыгып Пензалыларны сәләмләде, Татарстан республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов тарафыннан, Пенза Сабантуе -2014 бәйрәменә атап җибәрелгән сәлам хатын укыды һәм өлкә губернаторына, өлкә татар автономиясе рәисе Б.Акжигитовка һ.б. бәяле бүләкләр тапшырды.
Сабантуйның мәдәният өлешен Пенза губернатор капелласы солисты “Син һаман истә” җыры белән Иркен Мустафин ачып җибәрде.

Татарстан вәкиллеге белән килгән җыр һәм биү төркеме, аларның алып баручысы атказанган артист, җырчы Айдар Файзрахманов, бигрәк инде тамашачыларга хуш килделәр. Концерт феерверк, бер җан алыштагы шикелле, зур профессиональ дәрәҗәдә алып барылды. Тамашачылар аларга бик рәхмәтле булып калдылар һәм тагын күрергә теләгән өметләре белән саубуллаштылар.

Паркта тагын өч урында Пенза өлкәсе авылларыннан килгән җырчылар халыкны җыр көй белән сыйладылар. Алар арасында Каменка, Городище, Неверкино, Лопатино, Белинский , Кузнецкий районнарыннан килгән артистлар иде.

Паркның аллеяларында төрле сувенирлар, дини китаплар, киемнәр һәм башка төрле кирәк-ярак сатучы палаткалар эшләде.

Аш-су турында сөйләсәк, паркның төрле урыннарында, пәрәмәчә, чәй, шашлык, плов сатучы буфетлар эшләде.

Сабантуйлар уенсыз булмый: анда “Көрәш”, баганага менү, капчыклар киеп узышу, аркан тарту, кул бөгеш, катык салган савыттан акча кабып чыгару, бүрәнәдә капчыклар белән кыйнашу, көянтәгә аскан сулы чиләкләр белән узышу, шашка, шахмат уеннары булды. Кыскасы бәйрәм уңышлы үтте. Өлкә Сабантуе елдан-ел яхшылана, матурлана, халык каршында популярлаша, ул халкыбызның яратып көтеп алынган бәйрәмнәренә әверелде, дип әйтергә була. Моның өчен оештыручыларга,беренче чиратта өлкә татар автономиясе хезмәткәрләренә, бәйрәм спонсорларына, ярдәмчеләргә күп кенә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Өлкәбездәге Сабантуйлар моның белән генә бетмәде, алар авылларда дәвам итә.

Кадир Акъегет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*