tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу узды
Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу узды

Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу узды

Бүген, 18 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу булып узды. Очрашуны Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова алып бардылар.

Очрашу барышында мәгариф һәм фән, балаларга милли тәрбия бирү, мәдәният, сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшүләр, фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашу булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*