tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә Коръән укучылар бәйгесе узды
Пермьдә Коръән укучылар бәйгесе узды

Пермьдә Коръән укучылар бәйгесе узды

Пермьдә Коръән уку буенча төбәкара конкурс узды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр иткәнчә, быел җиденче тапкыр үткәрелә торган бәйге традиция буенча дүрт номинациядә узды.

Бәйгедә 54 конкурсант катнашты. Анда Пермь өлкәсеннән тыш,  Дербент, Махачкала, Волгоград, Магнитогорск, Рязань, Ижевск, Ульяновск, Оренбург, Казан, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләреннән дә вәкилләр бар иде.

Бәйге шартлары буенча,  Коръән уку мәктәбе укучылары күп санлы тыңлаучылар алдында үз осталыкларын күрсәттеләр. Рязань шәһәренең Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучысы Малик Абдулмалик Әхмәдали җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары һәр катнашучыга аерым игътибар биреп, тиешенчә бәя бирде.

Бәйге тәмамлангач, хөкемдарлар җиңүчеләрне билгеләде һәм аларга истәлекле бүләкләрен тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*