tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә “Татар кызы-2019” конкурсының финалы узды
Пермьдә “Татар кызы-2019” конкурсының финалы узды

Пермьдә “Татар кызы-2019” конкурсының финалы узды

2019 елның 18 апрелендә Пермь халык иҗаты йортында “Татар кызы-2019” конкурсының финалы шаулап узды. Кама буе башкаласында конкурс инде икенче тапкыр “Чәк – чәк” татар яшьләре оештыру комитеты ярдәмендә үткәрелә.

Чара төрле конкурслардан:
Кызлар белән танышу “Татар теле” конкурсыннан , шигырь сөйләүдән башланды. Икенче этапта аш хәзерләү осталыгы бәяләнгән иде. Кызлар татар халкының милли ашларын әзерләп килгәннәр. Җыр – биюгә осталыкларын да курсәтмичә калмадылар. Соңрак кичке күлмәкләрдә чыгыш ясап, үзләренең сәхнәдә тоту осталыкларын күрсәтте алар.

Конкурс Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Казаннан махсус кунак, Russian Music Box телеканалының премиясе номинанты, автор – башкаручы Илназ Сафиуллин да чакырылды.

Тамашачы һәм кунаклар саны – якынча 600 кеше иде.
Бәйгедә түбәндәге номинацияләр ачыкланды: Нәфис кыз, Хыял кыз, Гүзәл кыз, Әкият кыз, Җитез кыз, Уңган кыз, Ягымлы кыз, Зирәк кыз, Татар кызы, I Вице-Татар кызы, II Вице-Татар кызы, Тамашачылар мәхәббәте призы.

“Татар кызы” исеменә Фасакова Миләүшә Риз кызы лаек булды. Без аны Казанда үтәчәк ярымфиналда көтеп калабыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*