tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пьеса язучыларны “Яшь талантлар” бәйгесенә чакыралар
Пьеса язучыларны “Яшь талантлар” бәйгесенә чакыралар

Пьеса язучыларны “Яшь талантлар” бәйгесенә чакыралар

Һәвәскәр театр сөючеләр өчен «Молодые таланты- Яшь талантлар» пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс социаль мөһим проектларны тормышка ашыручы оешмаларга республика бюджетыннан субсидия бирү конкурсында җиңү яулаган иҗади проект кысаларында үткәрелә. Төп оештыручы – Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе.  Бәйгедә иҗат өлкәсендә тәҗрибәсе булган 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала.

Төп шарт: пьесаның эчтәлегендә татар халкының традицияләре, көнкүреше, милли мәдәнияте чагылырга тиеш.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: татар телендә балалар өчен пьеса, рус телендә балалар өчен пьеса, татар телендә пьеса һәм рус телендә пьеса. Гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр “Конкурс пьес” тамгасы белән [email protected] почтасына кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе сайтында fnkat.tatarstan.ru.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*