enrutat
Баш бит / Петербург татарлары зиратта өмә оештыра
Петербург татарлары зиратта өмә оештыра

Петербург татарлары зиратта өмә оештыра

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе – Рәшид Мәһдиев, башкарма директоры – Илдар Гәрәев) Волков зиратында чираттагы өмә оештырды. Әйтергә кирәк, мондый өмәләр ел саен уза. Быел да ул зур оешканлык белән үтте.

Өмәгә килүчеләр күп иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Юнис Локманов, Санкт-Петербург һәм Россиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары Дини идарәсе рәисе Равил Панчеев, эшкуар Равил Мещеров, өч бертуган Теләшевлар, Петербург Сабантуе фонды рәисе Ирек Галеев, “Шатлык» ансамбле җитәкчесе Сания Ишкинина бар иде. Эш азагында өмәдә катнашучыларны исә камыр ашлары һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Бүгенге көндә Санкт-Петербургта өч мөселман зираты бар: Волков, Көньяк һәм Ковалев зиратлары. Шулар арасында Волков зираты – иң борынгысы, бай тарихлысы. Ул 1827 елда Гвардия корпусы хәрби мулласы Җангир Хантимеров тырышлыгы белән ачылган. Аңа кадәр дә мөселман зираты ачарга омтылучылар булган. Мәсәлән, 1826 елның 13 ноябрендә Министрлар комитеты теркәгән канун документларында Санкт-Петербургтан өч чакрым ераклыкта Мөселман каберлеге өчен җир бүләргә диелгән. 1847 елда зиратны җир белән рәшәткәлиләр. Ул Татар зираты (мөселман динен тотучы төрле милләт кешесе күмелсә дә) дип йөртелә башлый. Россиядә православие дигәндә – руслар, мөселман дигәндә — татарлар күз уңында тотыла. Моның нигезе дә бар. 1869 елдагы халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, 1707 мөселман динен тотучының 1564е – татар, 50е — фарсы, 25е — төрек, 17есе — кабарда-балкар һәм лезгин, 16сы — черкес һәм башка тау халыклары, кыргызлар һәм башкортлар — 6, тагын 6ысы — бохар кешесе булган. Әлеге саннарга барлык мөселман динен тотучылар да кермәгән. Чынлыкта исә мөселманнар күбрәк булган.

Волков зиратында тарихи шәхесләрдән Гомәр Бакиров һәм Исмәгыйль Акчурин (кенәзләр), Петербург университеты укытучысы Ибраһим Мирзаев, имам Тархан Мөхәммәд-Әмин Хантимеров, фарсы принцы, генерал-майор Шәфи Хан, Азия департаменты каршындагы Көнчыгыш курсларында фарсы теле белгече Мирза Казым-бәк Әбидинов, сәүдәгәр Атаулла Бәйрәшев, ахун-мөдәрис, Россиядәге тәүге татар гәзите «Нур»га нигез салучы һәм аның беренче баш мөхәррире Атаулла Баязитов җирләнгән. Баязитов Петербургтагы Җәмигъ мәчетен төзүдә дә башлап йөри һәм аңа җитәкчелек итә. Петербургтагы хәйрия җәмгыятенә нигез салучы һәм аның рәисе генерал Вәлихан Солтан, патша армиясенең татар генераллары да биредә күмелгән. Кызганыч, күп тарихи шәхесләр кабере кәгазьдә генә сакланган.

Татарлар өчен Волков зираты монда II Бөтендөнья сугышы корбаннары, хәрбиләр һәм гражданнар, Ленинград камалышында калучылар, каһарман шәһәрне яклаучылар җирләнгәнгә дә изге һәм истәлекле. Кабер ташларына татар, гарәп, рус һәм поляк телләрендә язылган. Казан, Әстерхан, Ниҗгар, Уфа, Пенза, Ульян татарлары белән беррәттән биредә Польша, Белоруссия һәм Кырым татарлары да җирләнгән. Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның меңъеллыгын каршылаган көннәрдә Татар җәмгыяте Волков зиратында махсус төзелгән планга ярашлы ремонтлау-төзекләндерү эшләре башкарды. Бу эштә Шамил Акбулатов, Юнис Локманов, Наил Кикичев, Рәшид Мәһдиев, Җәмил Гыйниятуллов һәм башкалар да матди ярдәм күрсәтте.

Зәрия Хәсәнова, Санкт-Петербург, «Интертат» ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*