tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрау – төрле милләт халыкларын берләштерә – Алексей Песошин
Питрау – төрле милләт халыкларын берләштерә – Алексей Песошин

Питрау – төрле милләт халыкларын берләштерә – Алексей Песошин

14 июл көнне Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә “Питрау” фестивален узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

“Хөрмәтле кунаклар, бәйрәмдә катнашучылар! Барчагызны да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән әлеге күркәм, милли тантана белән тәбрик итәм. Бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы житәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Дәвамлы бәйрәм булсын, чөнки ул төрле милләт халыкларын берләштерә. Питрау – бай тарихлы, якты киләчәкле бәйрәм. Питрауга гаиләләре белән килгәннәр. Балалар, яшьләр күп. Димәк киләчәктә йолаларны һәм гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр бар дигән сүз. Барчагызны да бәйрәм белән котлап гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якты киләчәк телим”, – диде ул.

Иң элек кунаклар керәшеннәрнең утарлары белән танышты. Музыкаль төркемнәр аларны җыр-биюләр белән каршы алды. Утарларда керәшен халыкның милли ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин булды. Коймак, бал, май, эремчек – җаның ни тели, барысы да бар иде.

Үзәк мәйданда “Питрау” бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң, үзешчән коллективлар тамашаны табигатькә мәдхия җырлаудан башлады. “Туганайлар” (Балтач), “Тәңкәләр” (Кайбыч), “Тиңдәшләр” (Кукмара), “Кәрандаш” (Минзәлә), “Тәңкәләр” (Яңа Чишмә), “Сәйәр” (Питрәч), “Айбагыр” (Тукай районы) милли биюле-җырлы композиция башкарды. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәмгә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 35 керәшен фольклоры коллективлары, 60 меңнән артык катнашучы килгән.

“Питрау” байрагын хезмәт ветераны Николай Вятскин, “Керәшен чибәре-2017” бәйгесе җиңүчесе Екатерина Максимова, узган елгы Питрау батыры Константин Морозов күтәрде.

Ләйлә Хәкимова

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*