tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч районы җирле “Ак калфак” оешмасына яңа җитәкче сайланды
Питрәч районы җирле “Ак калфак” оешмасына яңа җитәкче сайланды

Питрәч районы җирле “Ак калфак” оешмасына яңа җитәкче сайланды

Районда узган эшлекле очрашуда  “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты Аппаратының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазылҗанов, 2 нче санлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәбир Заһретдин улы Сәйфетдинов катнашты.

Җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Питрәч 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина сайланды.

Утырышта шулай ук эш планнары билгеләнде. Татар милләтенең йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен тергезү, тарихын өйрәнү, кул эшләре белән шөгыльләнү, татар халык ашлары советын булдыру кебек мәсьәләлр күтәрелде. “Татар кызчыгы”, “Татар малае”, “Ак калфак”, “Минем шәҗәрәм”, “Җәлил укулары” һ.б. бәйгеләрне югары дәрәҗәдә үткәрү максат итеп куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*