tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч районының Пановка авылында ике ел эчендә төзелгән «Хәлил» мәчете ачыла
Питрәч районының Пановка авылында ике ел эчендә төзелгән «Хәлил» мәчете ачыла

Питрәч районының Пановка авылында ике ел эчендә төзелгән «Хәлил» мәчете ачыла

2 октябрьдә Татарстанның Питрәч районы Пановка авылында «Хәлил» мәчетен ачу тантанасы була. Аны төзү эшләре 2018 елда башланган иде. Бу хакта «Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү» фондыннан хәбәр иттеләр.

Инде күп еллар дәвамында авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә торган фонд иман йортын сафка бастыру инициативасы белән чыккан.

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм башка мактаулы кунаклар катнашачак.

«Хәлил» мәчете авыл мөселманнары өчен генә түгел, башка торак пунктлардагы дин тотучылар өчен дә гыйбадәт кылу урыны булыр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*