tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Польшада татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне онытмаганннар, ә телне онытканнар”, – ди Польша делегаты
“Польшада татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне онытмаганннар, ә телне онытканнар”, – ди Польша делегаты

“Польшада татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне онытмаганннар, ә телне онытканнар”, – ди Польша делегаты

“Татар милли кухнясы бөтен дөньяга ошый”, – дип белдерде Польшадан килгән татар теле укытучысы Фәридә Ризванович “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Тумышы белән Актаныштан булган ханым 20 ел инде Польшаның Варшава шәһәрендә гомер кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы съездына аның икенче мәртәбә килүе.

“Аллага шөкер, татарча сөйләшәм. Польшада беренче татар теле укытучысы булып мин калдым, рәхмәт яусын Ходаема. 4 укытучы өйрәтеп чыгардым, хәзер татарча белем бирә торган мәктәпләр күбәйде. 4 җирдә татарча укыталар. Польшадагы татарлар инде 600 ел шунда яши. Аларның татар диспоралары бик зур һәм бердәм. Алар татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне онытмаганннар, ә телне онытканнар”, – дип белдерде Фәридә ханым. Аның сүзләренчә, Польшада татар телен өйрәнүдә алга китеш зур. Татар телен теләп өйрәнәләр, ди ул. Фәридә Ризванович татарларда тарихи ватаннарына карата кызыксыну да артуын билгеләп узып: “Элегрәк мин үзем генә килә идем, былтыр 9 кешене алып килдем. Бүгенге көндә 15 кеше өч машинада гаиләләре белән килде. Бу – зур казаныш”, – ди ул.

“Польша татарлары милли мәдәниятне, милли кухняны алга сөрә. Татар милли кухнясы бөтен дөньяга ошый. Татар җәмгыятьләре вәкилләре туристик оешмалар, мәктәпләр ачты, үзебезнең журналлар, үз радиобыз бар. “Наш татарский дом” исемле музей ачтык. Борынгы сувенирлар, киемнәр – һәммәсе монда саклана. Полякларга да бик ошый. Безнең татарлар ничек булдыра алганын күрәләр”, – дип Польшадагы милләттәшләребезнең активлыгын билгеләп үтте Фәридә Ризванович.

Съездга карата ышанычын белдереп, ул: “Безгә Татарстаннан күбрәк китаплар биреп, телне тирәнрәк өйрәник, безнең балаларны да монда чакыртсыннар иде”, – диде татар теле укытучысы.

Фәридә ханым Польшада 19 нчы августта 20 мең кешегә исәпләнгән Сабан туе узачагын әйтте. “Бөтен Европадан киләчәкләр. 27 нче августта “Татарстан һәм Казан көне”нә әзерләнәбез. Музейны күрсәтәчәкбез. Абруебызны күтәрергә тырышабыз”, – дип белдерде.

Фәридә Ризванович, шулай ук, Коръәнне – рус, поляк телләренә тәрҗемә иткән Мостафа Ясинский белән яхшы таныш булганын, аның ислам дине үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды.

Фәридә Ризванович, үзен борчыган мәсьәләгә дә тукталып: “Кайвакыт, татар була торып, татарча сөйләшми торган кешеләрне күрәм дә гарьләнәм. “Без Польшада шулкадәр тырышабыз, 40 ар кг китап ташыйм, ә сез монда татар теленнән ояласызмы әллә?” – дип, шелтә дә белдерәм”, – диде.

Гөлнар Гарифуллина, “Татар-информ”.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145543/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*