tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент каршындагы комиссиядә татар телен саклаучылар: кемнәр алар һәм ни көтәргә?
Президент каршындагы комиссиядә татар телен саклаучылар: кемнәр алар һәм ни көтәргә?

Президент каршындагы комиссиядә татар телен саклаучылар: кемнәр алар һәм ни көтәргә?

Рөстәм Миңнеханов 6 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указны имзалады. Туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыруны март аенда узган Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде. Минтимер Шәриповичның фикерен хуплап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шунда ук бу эшне оештырырга Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның алынуын сорады. Шәймиев тә Әхмәтовның кандидатурасын хуплады.

«Марат Готовичка татар халкының мәдәнияте һәм теле белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт якын булды. Ул укытучы баласы. Бу кеше начар эшләргә күнекмәгән», — дип әйтте Татарстанның беренче Президенты.

Шулай итеп, 6 июльдә даими эшләүче консультатив орган Президент каршындагы комиссия буларак формалашты. Аның рәисе итеп Марат Әхмәтов билгеләнде. Урынбасар вазыйфасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка йөкләнде.

Комиссиянең беренче бурычы — республиканың башкарма хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген оештыру.

Шулай ук төп бурычлар рәтендә татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын эшләү; телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләрдә кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә булдыруга булышлык итү дә бар.

Сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү; татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләүне; норматив хокукый эшчәнлекне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертү дә комиссиянең бурычлары буларак аталган.

Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә бәйле проектларга грантлар бирү каралуы өмет уята.

Комиссиянең нигезләмәдә билгеләнгән бурычларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен, галимнәр һәм белгечләрдән торган эш һәм эксперт төркемнәре төзергә дә хокукы бар.

Әлеге органның утырышлары елына ким дигәндә ике тапкыр үткәрелергә тиеш. Беренче җыелышның кайчан буласын сораштырган комиссия әгъзалары әйтә алмады. Комиссия секретаре Чулпан Гарипова да Президент указында язылган мәгълүматтан башка берни әйтә алмыйм, диде.

«Тел мәсьәләсендә вәзгыять үзгәрде, көн тәртибендәге проблемалар башка төсмер алды»

Без комиссиянең берничә әгъзасыннан, шулай ук милләт өчен янып-көеп йөргән кешеләрдән әлеге органга, тел мәсьәләсенә карата фикерләрен сораштык.

Илдус Хатыйпов, ветеринар, блогер:

Телсез малны саклап кала алган мал табибы телсез татарны гына саклап калыр дип өметләник.

Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

Мин әле ялда, бакча эшләре белән мәшгуль. Тел мәсьәләләре буенча төгәл вазыйфалар билгеләнгән югары дәрәҗәдәге комиссияләрнең элегрәк булганын хәтерләмим. Яңа төзелгән комиссия эшчәнлегенә әлеге минутта төгәл тәкъдимнәр бирергә әзер түгелмен. Татар теле язмышына кагылган язмаларым да, тәкъдимнәрем дә күп булды. Хәзер тел мәсьәләсендә вәзгыять үзгәрде, көн тәртибендәге проблемалар башка төсмер алды. Бүгенге ситуацияне истә тотып уйланган тәкъдимнәрем, һичшиксез, булачак.

Камәрия Хәмидуллина, Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы:

Комиссия турындагы нигезләмә бик әйбәт язылган дип таптым. Федераль дәүләт структуралары белән тел мәсьәләсе буенча эшчәнлек алып барылырга тиеш диелгән. Үзәк белән мөнәсәбәтләрне җайлау керә монда.

Бу комиссия милли мәгарифнең проблемасы нидән гыйбәрәт икән дигән сорауны тәгаенләр дип өметләнәм. Иң беренче чиратта, ул тел саклансын, милләтнең яшәеше өчен нәрсә эшли алабыз дигән сорауга ачык җавап бирергә тиеш. Моңарчы башкарылмыйча калган эшләрне барлау кирәк. Мәсәлән, милли мәгарифкә ярдәм итә алырлык, милли үзаңны күтәрерлек театрлар, музейлар, һәйкәлләр бар. Алар укыту процессында кулланылалармы? Минемчә, җитәрлек күләмдә түгел.

Гимназиядә 25 ел буена бу мәсьәлә буенча шактый тәҗрибә тупланды. Бу тәҗрибәне формалаштырып, комиссиянең утырышларының берсендә тәкъдим итәргә дигән максат куям үзалдыма. Кабул ителерме, ителмәсме — анысы икенче мәсьәлә. Меңәрләгән бала алдында тикшерелү узган тәҗрибәне күрсәтергә кирәк дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

Яңа гына төзелгән комиссия турында җәелеп әйтеп булмый әле. Аның максатлары куелган. Шул максатларга ирешү өстендә эшләсәк, уңай нәтиҗә булыр иде. Якты өметләр баглыйм, калганын вакыт күрсәтер.

«Югары мәктәптә татар телле белгечләр хәзерләнсә, мин татар телен дәүләт кайгырта, аның киләчәге бар дип әйтер идем»

Марат Лотфуллин, ТР Татар милли мәгарифе һәм мәдәнияте хезмәткәрләренең «Мәгариф» ассоциациясе президенты:

Тел мәсьәләсенә кагылган проблемаларны чишәр өчен төзелгән комиссия түгел инде ул. Халыкны тынычландыру өчен генә төзелгән комиссия. Казанда татар мәдәнияте һәм мәгарифе хезмәткәрләренең оешмасы — «Мәгариф» ассоциациясе эшли. Ул оешмадан беркем дә комиссиядә теркәлмәгән. Җәмәгать оешмасыннан кем дә булса булырга тиеш бит инде.

Марат Готович, әлбәттә, бик яхшы кеше. Ләкин әтиең укытучы булу — мәктәп системасын яхшы белү түгел. Белем бит кан белән бирелми, ул системада эшләргә кирәк.

Мәгариф системасының нигезендә югары белем ята, чөнки мәктәп ул — бина түгел, ул — укытучы. Укытучыны югары мәктәп хәзерли, ә югары белем системасында татар теле калмады. Безнең бөтен татар төркемнәре ябылды. Күз буяу өчен татфакта бер төркем математика, бер төркем физика ачтылар. Күз алдына китерегез әле — математикларны татфак хәзерли! Нишләп аны мехмат белән физфак хәзерләми? Җиде миллионлы татар халкына бер төркемнең нәрсә икәнен беләсезме? Казан шәһәренә генә дә елына дүрт төркем математиклар хәзерләргә кирәк.

Гомумән, хәзерләнгән кадрлар билингваль булырга тиеш. Алар кирәк булсатрусча да, татарча да эшли алырлар иде. Татар теле бит укытучының компетенциясен тарайтмый, киңәйтә генә.

Хәзер комиссия татар телен укытуның сыйфатын күтәрүдә эшлиячәк. Эш бит анда түгел. Татар теле — балта гына, аның балта остасы кирәк. Безнең инструмент бар, ул бик яхшы үскән, бөтен фәндә кулланырлык телебез бар, ләкин аны куллана алырлык кешеләр хәзерләнми. Әгәр югары мәктәптә татар телле белгечләр хәзерләнсә, мин татар телен дәүләт кайгырта, аның киләчәге бар дип әйтер идем.

«Тел мәсьәләсенә кагылган проблемаларны хәл итү юнәлешендә эш башланды»

Азат Ахунов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты:

Комиссия составы турында матбугатта төрле фикерләр яңгырады. Һаман да шул ук кешеләр, чиновниклар җыелган дигән сүзләр булды. Гомумән, бездә комиссияләрне дәүләт структурасы тирәсендәге кешеләрдән җыялар бит инде. Бу гадәти күренеш. Минем аңа исем китми. Мондый комиссия төзелүе минем өчен мөһим вакыйга. Димәк, җитәкчелек тарафыннан тел мәсьәләсенә кагылган проблемаларны аңлау бар, аларны хәл итү юнәлешендә эш башланды дигән сүз. Киләчәктә бу эшнең барыбер ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш.

Иң беренче чиратта, тел укыту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу темага күп сүзләр сөйләнде, ләкин проблема чишелмәде. Иң зур игътибарны мәгариф системасына бирергә кирәк. Укыту булмаса, җыр, поп-культура аша гына телнең киң кулланышын кайтарып булмый. Үзен татар дип санаган кеше татар телен, әдәбиятын укырга тиеш. Халыкка менә шушыны аңлату кирәк.

Илдар Әюпов, танылган татар дизайнеры, татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән IT-проектлар авторы:

Комиссиянең нигезләмәсе белән таныштым. Яңадан бер орган төзелгән, төрле яклап татар телен үстерү мәсьәләсенә кагылышлы кешеләрне җыйганнар. Арасында авторитетлы кешеләр булгач, комиссиянең тәкъдимнәре, карарлары үтәлер кебек тоела.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия составына 35 кеше кергән. Аларның тулы исемлеге:

Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, комиссия рәисе;

Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры, комиссия рәисе урынбасары;

Чулпан Гарипова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, комиссия секретаре;

Илшат Әминов, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры;

Илсөя Әхмәтгалиева, Instagram социаль челтәрендә «Татарстан ата-аналары» берлеге координаторы;

Лилия Әхмәтҗанова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы;

Ирада Әюпова, ТР мәдәният министры;

Разил Вәлиев, ТР халык шагыйре, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты;

Рөстәм Галиуллин, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире;

Илнур Гарипов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары;

Рөстәм Гафаров, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;

Илшат Гафуров, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ректоры;

Марат Гыйбатдинов, ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының «Милли мәгариф тарихы һәм теориясе» бүлеге җитәкчесе;

Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары;

Искәндәр Гыйләҗев, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры;

Әгъзам Гобәйдуллин, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе;

Дания Заһидуллина, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты;

Ркаил Зәйдулла, ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай ис.Дәүләт премиясе лауреаты;

Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе;

Рәдиф Җамалетдинов, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ның Филология һәм мәдәниятарабагланышлар институты директоры;

Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе;

Ким Миңнуллин, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры;

Данил Мостафин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы;

Ләйсән Низамова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы;

Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары;

Илдар Сәгъдатшин «Татарстан китап нәшрияты» генераль директоры;

Айдар Сәлимгәрәев, Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе;

Тимур Сөләйманов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары;

Рамил Төхвәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры» артисты;

Фәрхәт Фәткуллин, «Викимедиа РУ» энциклопедик белемнәрне таратуга ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзасы;

Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Камәрия Хәмидуллина, Ш. Мәрҗәни ис. Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы;

Нурсөя Шәйдуллина, ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе;

Айдар Шәмсетдинов, Казан шәһәре 165 нче мәктәбе директоры;

Лотфулла Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе.

Указда комиссия составына, кирәк булган очракта, башка затлар да кертелергә мөмкин диелгән.

Рифат Каюмов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*