tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда дөньядагы иң зур Коръәнне күрде
Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда дөньядагы иң зур Коръәнне күрде

Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда дөньядагы иң зур Коръәнне күрде

Бүген Принц галиҗанәпләре Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда Истәлек билгесендә Коръән музеенда булдылар. Биредә мәртәбәле кунак дөньядагы иң зур Коръән басмасын күрде.

2015 елның 14 июнендә Истәлек билгесендә Коръән музее ачыла. Зал уртасында ул махсус пьедесталда урын алган. Аны Триесте шәһәрендә Италия осталары әзерләгән. Коръән дөньяда иң зур басма. Бу хакта Гиннесс рекордлар китабы сертификаты бар. Аның күләме 200*150 см, авырлыгы 500 кг.

Минтимер Шәймиев музейда Кәрим Ага Хан IVга кыскача болгарлар тарихына кагылышлы кайбер фактларны да сөйләп үтте. Шулар арасында күн эшкәртү алга киткән булуын телгә алды.

Идел буе болгарларының ислам кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе 2012 елның 21 маенда ачылды. Аңа кадәр рәсми затлар “Ак мәчет”тә булдылар. “Ак мәчет” комплексына мөселман дин әһелләре резиденциясе, мәдрәсә дә керә. Мәчет 2012 елда ачылган. Проект авторы архитектор Сергей Шакуров.

Бүген Принц галиҗанәпләре Кәрим Ага Хан IV һәм Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясендә архитектура өлкәсендә премия тапшыруга багышланган махсус почта маркасы чыгару тантанасында да катнашты.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*