tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте
Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

Пятигорскида «Машук» Төньяк Кавказ мәгариф форумында Россия башлыгы Владимир Путин Россиядә яшәүче халыкларның милли телләрен саклау мөмкинлеге бирәчәк программаны яңадан торгызу ихтыяҗы туганлыгын әйтте. Бу турыда RT хәбәр итә.
Бу бик мөһим, чөнки һәр елны дөньяда күпсанлы телләр, сөйләм юкка чыга, дип белдергән Путин. “Хәзер, әлбәттә, боларның барысын да торгызу зарур, өстәвенә заманча, яңа нигезгә таянып”, – дигән дәүләт лидеры.

Шулай ук Путин СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип өстәгән.

Июльдә РФ Дәүләт Думасы өченче укылышта туган телләрне өйрәтү турындагы закон кабул итте. Яңа закон Россия Федерациясе халыкларының туган телендә һәм республика дәүләт телләрендә мәктәптә белем алуын тәэмин итә.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*