tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радий Хәбиров: “Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!”
Радий Хәбиров: “Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!”

Радий Хәбиров: “Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!”

Башкортстан башкаласында татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Аны ачу тантанасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

– Габдулла Тукайны республикада бик яраталар, – диде Радий Хәбиров, тантананы ачып. – Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукай исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы – ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!

– Без үзебезнең башкорт дусларыбызны республиканың 100 еллыгы белән котлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Габдулла Тукай – татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле шәхес. Уфаның иң матур урынында аңа һәйкәл куелды. Республика, шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт. Киләчәктә татар һәм башкорт халкы, Татарстан һәм Башкортстан алга барырга тиеш!

Шагыйрь һәйкәлен ачканда шагыйрьләр дә сүз алды, билгеле. Халык шагыйрьләре Хәсән Назар белән Роберт Миңнуллин Тукайга ихтирамын, аңа һәйкәл куелуның зур әһәмиятен билгеләде.

– Һәйкәлләр үз-үзләреннән генә барлыкка килми. Моннан берничә ел элек, Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулган дәвердә, “Кызыл таң” гәзите аша Башкортстанның халык шагыйре Ирек Кинҗәбулатов һәм башка мәртәбәле шәхесләр республика җитәкчелегенә шагыйрьгә һәйкәл кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Минем дә “Уфа Тукайлы булырга тиеш” дигән мәкаләм чыкканы хәтердә, – диде Роберт Миңнуллин. – Һәм бүген Уфаның иң матур урынында – “Нур” театры каршындагы калкулыкта Тукаебыз һәйкәл булып басты, ул нинди биеклеккә күтәрелде! Мин бу изге эшне башлап йөрүче җәмәгатьчелеккә, республика җитәкчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Тукай һәйкәле “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урын алды. Әлеге проект буенча конкурс Башкортстанда узган ел игълан ителгән иде. Сынчылар 6 төрле монумент тәкъдим итә.

Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге – 8 метр. Авторлары – Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм билгеле архитектор Леонид Дубинский. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь Уфада 1912 елда булган.
Һәйкәл ачу тантанасына йөзләгән кеше җыелган иде. Алар барысы да Тукай һәйкәле алдына басып “Туган тел”не җырлады. Ике республика җитәкчесе һәм кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән танышып чыкты.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*