tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов ВДНХ-Экспода күргәзмәдә булдылар
Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов ВДНХ-Экспода күргәзмәдә булдылар

Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов ВДНХ-Экспода күргәзмәдә булдылар

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин, Башкортстан Күргәзмәләр компаниясенең генеральный директоры Альбина Килдегулова Халыкара экологик форум, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш форумында катнаштылар.

Алар “Инженерлык системалары. Төзелеш. Экология” күргәзмәсе экспозицияләрен карады, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларын архитектура-сәнгать ягыннан бизәү стилен булдыру буенча “Күрәм — беләм” республика конкурсы номинантларының иң яхшы эшләре белән танышты.

Биредә шулай ук “Эшкуарлык. Кече бизнес”, “Агросәнәгать комплексы өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре”, “Сәнәгать”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Туризм өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре”, “Төзелеш”, “Яшьләр сәясәте”, “Архив эше” юнәлешләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр узды.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*