enrutat
Баш бит / Рафаэль Сибатны туган авылында искә алдылар
Рафаэль Сибатны туган авылында искә алдылар

Рафаэль Сибатны туган авылында искә алдылар

Киров өлкәсенең Урта һәм Түбән Шөн авылларында Рафаэль Сибатны искә алу чаралары узды. Якташлары һәм Казаннан килгән язучылар Фоат Галимуллин, Йолдыз Шәрапова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин Рафаэль Сибатның туган авылы Түбән Шөндәге каберен зиярат кылдылар.

Рафаэль Сибат эшләгән Урта Шөн авылында аның истәлегенә кичә узды. Кичәдә язучылар, мәктәп укучылары, Татар конгрессы һәм Өлкәнең мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*