enrutat
Баш бит / Рамазанга әзерме?
Рамазанга әзерме?

Рамазанга әзерме?

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Элек-электән үк хак мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы карарга тырышканнар, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр. Аңа әзерлек ничек булырга тиеш соң?

Рухи яктан әзерлек. Безгә тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Бу вакытта изге ай башлангач, без бөтен гыйбадәтләребезне дә чиста һәм тыныч күңел белән башкара алачакбыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Ий, мөэминнәр, һәммәгез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз” (“Нур” сүрәсе, 31нче аять).

Дога кылу. Аллаһы Тәгаләдән Рамазанны сау-сәламәт, аек акыл һәм ныклы иман белән каршы алуны, изге эшләр башкаруда, Аңа гый­бадәттә булуда ярдәм итү ялварып сорау.

Рамазан ае якынлашканга сөенү. Чөн­ки бу айда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөсел­маннарга шулкадәр күп саваплар бирә, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән башка берсе дә белә алмый. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Бу айда Коръән иңгән. Рамазанда җәннәт капкалары ачылып, җәһәннәм капкалары ябыла. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидиятне күрсәтүче Коръ­ән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәр­берегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми…” (“Бәкарә” сүрәсе, 185нче аять).
 
Узган елны төшереп калдырган ураза көннәрен Рамазан җиткәнче тотып бетерү. Әгәр дә узган елны ниндидер сәбәп аркасында Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрегез калган икән, аларны башка көннәрне тотып бетерергә кирәк.
Гыйлем туплау. Рамазан ае турында бе­лемнәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гыйбадәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Гыйлемнәребезне яңар­тыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имам­нарыбызга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тыныч­ланып, изге айга килеп керик.
Эшләрне төгәлләү. Рамазан аенда гый­бадәт кылырга комачаулый торган барлык эшләрне дә изге ай башланганчы тәмамлап куярга тырышырга кирәк. Бу безгә Рамазан аена тиешенчә игътибар биреп, файдалы һәм изге гамәлләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә булышыр.
 
Өйдәгеләргә ураза тотуның фазыйләтләре турында аңлату. Бу балаларыбызны кечке­нәдән иманлы итеп үстерергә ярдәм итә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.
Шәгъбан аенда ураза тоту сөннәт. Ра­мазанга әзерләнү турында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хә­дисләрендә күп сөйләнелә. Рәсүлебез мөм­кинлеге булган һәр кешегә шәгъбан аенда ураза тотуны сөннәт итә. Ләкин галимнәребез: “Шәгъбанның уртасыннан сәламәтлеге булган кешеләр генә ураза тотсын”, — дип аңлаталар. Чөнки Рамазан аенда ураза тотарга да көч калырга тиеш. Нәфел уразалар белән мавыгып, фарыз уразаны тота алмаслык хәлгә җитәргә тиеш түгелбез. Ә инде Рамазан аена керергә бер-ике көн генә калса, галимнәр ураза тотмаска киңәш итә. Чөнки бу шәригатькә туры килми. Бу вакытта инде без Рамазан аеның башланганын көтәбез һәм изге айга кергәч кенә ураза тота башлыйбыз.
Коръән уку. Галимнәребез: “Шәгъбан ае – Коръән уку ае” , — дип әйтәләр. Мөсел­маннар Рамазан аенда өстәмә намазларда уку өчен Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, ка­бат­лыйлар.
Ниятләп кую. Ниятең нинди — әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә файдалы итеп үткәрергә ниятлибез.
Рамазан аенда иманыбыз сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Аллаһы Тәгалә безгә сабыр иткәнебез өчен, һичшиксез, әҗерен бирәчәк. Һәрберебезгә дә Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә, бу изге айны күрергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.
Дамир хәзрәт Әхмәтов, Глазов шәһәре мәчете имам-хатыйбы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*